Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Буран чыгуы һәм һава торышының +5 градуска кадәр җылынуы көтелә

    Буран аркасында күз күреме начарланачак, юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка киләчәк

    Иртәгә, 23 мартта, Татарстанда көннең җылынуы көтелә.

    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ул һава шартларының начараюы белән чиратлашып барачак.

    Иртәгә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә һәм иртән кар һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер урыннарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Көндез бераз кар һәм җепшек кар явуы ихтимал.

    Реклама

    Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Республика юлларында бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар.

    Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2, -7 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы 0, +5 градуска кадәр күтәреләчәк.

     https://tatar-inform.tatar/news/ecology/22-03-2021/tatarstanda-buran-chyguy-m-ava-toryshyny-5-graduska-kad-r-ylynuy-k-tel-5814351

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: