erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Буратино Арчадагы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде

Арчаның беренче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында "Буратино юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә" дигән чара узды.

Чарага Арча эчке эшләр ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге профилактика бүлекчәсе мөдире Энҗе Мөхәммәтҗанова, ЮХИДИ хезмәткәрләре Рөстәм Хәкимов һәм Алмаз Әһлуллин килде.

Бәйрәмгә килгән Буратино балаларга үзенең әздән генә юл һәлакәтенә очрамый калуы турында сөйләде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белми икән, шунлыктан, балалардан ярдәм итүләрен үтенде. Балалар бик теләп ризалашты. "Светофор" уенын уйнаганда Буратино светофорның төсләре ни өчен кирәклеген, нәрсәне аңлатканлыгын белүенә бик куанды. Чара төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, "Йөк машиналары", "Самокатта сак йөр!" дигән уеннар уйнадылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән әңгәмәдә, бергәләп уеннарда катнаштылар. Соңыннан балалар кунаклар алып килгән бүләкләрнең иясе дә булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлнара Зиннәтова һәм Гүзәлия Исмаилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X