erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бурятиедән Иске Кырлайны эзләп кайттылар

Өчәү машинага утырып, Арча башына кунакларны каршы алырга чыгып киттек.

Өчәү дигәнебез, Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хәмзина, Иске Кырлай мәдәният йорты җитәкчесе Айсинә Гыйләҗетдинова һәм мин. Венера ханым безгә алдан хәбәр итте. 

-- Сугышка кадәр Иске Кырлай кешеләре ирле--хатынлы Сара апа белән Шәкүр абый Сабировлар Бурятия ягына бәхет эзләп чыгып киткәннәр, -- дип сөйләде ул. -- Шунда яшәп калганнар. Менә шуларның оныклары нәсел җебен эзләп, туган якны күрергә, туганнары белән күрешергә кайталар.

Арчаның Боз сарае янына килеп туктадык. Көтәбез кунакларны. Туганнары, Иске Кылайда яшәүче, Чернобыльдә хезмәт иткән Илдар Дәүләтбаев та, авылдашы, туган як тарихын өйрәнүче Шамил Ибраһимов белән килеп җиттеләр. Илдарның кызы Ләйсән дә монда. Илдар бәйрәмчә киенгән. Түбәтәйдән. 

Кайтып җиттеләр. Таксидан өчәү төштеләр. Шәкүр Сабировның улы Габделнурның улы Таһир, аның хатыны һәм хатынынының бертуганы. Кочаклашып күрештеләр. Бер кат күрешкәч, хәл--әхвәлләр сорашкач, танышкач, Иске Кырлайга юл тоттылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--59 яшьтә, -- дип сөйләде үзе турында Таһир. -- Тимер юлда эшлим. Нәсел җебен табуда бертуганымның кызы Надя булышты. Ул шундый тере, кызыксынучан кыз. 

-- Безнең үзебезнең китапханәнең почтасы, сайты бар, -- дип сөйләде китапханәче  Венера ханым. -- Моннан ике ел элек Надя безнең белән элемтәгә чыкты. Шуннан хәбәрләшеп тора башладык. Сабиров Шәкүр абый турында шактый эзләнү эшләре алып бардык. Авылның өлкән кешеләре белән сөйләшеп, Шәкүр абыйның кем булуын, туганнарын ачыкладык.

Ә кунакларны каршы алырга килгән Илдар Дәүләтбаев Шәкүр абый Сабировның бертуганы Мәдинә апаның улы булып чыкты.

Язуны тагын дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X