Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәяләр "күккә оча"

    Авырлыктан соң җиңеллек килә. Бу – закон.

    Соңгы көннәрдә рәсми мәгълүмат кырында бәяләргә кагылышлы хәбәрләр спираль булып бөтерелә. Стратегик эшләнмәләр үзәге Россиядәге 44 процент компаниянең бу ел дәвамында бәяләрне 8–10 процентка күтәрергә җыенулары турында әйтә. Бизнес бәяләрне 15 процентка күтәргәндә, бәя күтәрмәгән көндәшләр отар дип курка икән. Көнкүреш электроникасына бәяләр 50 процентка артачак дип өзеп әйттеләр инде. Компьютер техникасының янына болай да безнең хезмәт хаклары белән якын килерлек түгел иде, тагын 50 процент бәя өстәлсә, газета хәбәрчесенә өч җөмлә язган саен эленеп кала торган гаджетын кадерләп-сөртеп кенә торырга туры килер, мөгаен. Дөрес, өстәл астымда тагын ике ноутбук ята минем. Тик алары монысыннан да искерәк. Менә бу компьютерны ярты айлык хезмәт хакына алган идем. Хәзер 3 айлык хезмәт хакын чыгарып салсаң да, яңасын алырга әллә җитә, әллә юк.   Сәнәгать товарларына бәяләр күтәрелә икән, азык-төлек җитештерүчеләр нишләргә тиеш? Табигыйдыр ки, алар да үзләре җитештергәнгә бәяләрне күтәрергә ашкына. «Тармакара экспертлар советы» дип аталган ассоциация соңгы көннәрдә генә Икътисади үсеш министрлыгына, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Федераль антимонополь хезмәткә, Хөкүмәт азык-төлек товарларына бәяләрне тотып тормасын, барлык товарларга бәя көйләнмәсен, дигән таләп-үтенеч белән хат юллады. «Экспертлар советы», бәя көйләү азык-төлек базарында җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип куркыта. Бәяләр күтәрелгәндә, халык ач калмасын өчен, керемнәрне арттырыгыз, дигән киңәш бирә. Чынлап та, шикәр белән сыек майга бәяләрне туңдырганнан соң, аларны җитештерү тармагында хәл начарая башлаган икән. Бу ике товарны җитештерү ике урынлы саннар белән кими, дип хәбәр итә статистика. Сыек май җитештерү декабрь белән чагыштырганда 26,2 процентка кимегән. Шикәр җитештерү бөтенләй туктый язган – 69,5 процентка түбәнәйгән. Әмма кибетләрдә әлегә шикәр дә, сыек май да Хөкүмәт куйган бәядән иркен сатыла. Монысына сөенергә дә була. Шул ук вакытта бу халыкның сатып алу сәләте кимегән, каешларны кысканбыз дигәнне дә аңлата. Сатучылар язга бәя үсәчәк дип әйтеп торса да, шикәр капчыгына ябышучылар күренми. Ажиотажның булмавы, бер яктан, яхшы инде ул. Халык күпләп сатып алуга керешсә, дефицит туар иде.   Боларны зарлану өчен дә, җитәкчелекне тәнкыйтьләү өчен дә язмыйм. Базарларның селкенүе һәм чайкалуы без яшәгән икътисад системасының җимерелү стадиясенә якынлашуын хәбәр итә. Моннан утыз ел элек кулланучылар базарында тетрәнү тагын да куәтлерәк булган һәм ачы нәтиҗәләргә китергән иде. Шул елларны бергәләп искә төшерик һәм яшьләргә аңлатыйк әйдә. 1991 елның гыйнвар аеннан башлап декабрьгә кадәр совет Хөкүмәте халыкны өч тапкыр бик рәхимсез рәвештә талады. Бу чарасызлыктан шулай эшләнде. Башында Павлов дигән сөйкемсез кеше утырган Хөкүмәт гыйнвар аенда конфискацияле акча реформасы үткәрде: кулдагы илле һәм йөз сумлык купюраларны җыеп алды. 7 гыйнвар көнне генә Павлов матбугатта: «Бернинди реформа да әзерләнми», – дип игълан иткән иде, 22се Горбачев талаулы реформа турында указга имза салды. Указны бөтен банклар һәм кибетләр ябылып беткәч, кичке сәгать тугызда «Время» программасында укыдылар. Бөтен совет гаиләләрендә халык тораташ катты.   Халык тупларга уңайлы дип, саклык акчаларын илле һәм йөз сумлык купюраларда җыйган иде. Авыл кешесе бигрәк мескен иде ул көнне, чөнки акчаны күтәреп беркая барып булмый. Шәһәрдәгеләр төрлесе төрлечә кыланды: берәүләр тимер юл вокзалларына һәм аэропортларга ташланып, күпләп билетлар сатып алды. Ният соңыннан ул билетларны тапшырып, акчаны кайтару иде. Үзәк телеграфка чабып, почта аша акча күчерүчеләр дә булган диделәр. Дус-ише булган «йонлач кул»лар банкларны төнлә ачтырып, шыпырт кына акчаларын депозитка салды. «Реформа» алдыннан гына хезмәт хаклары бирелгән иде. Укытучылар, мәсәлән, айның унтугызында ала иде хезмәт хакын. Аны 50 һәм 100 сумлыклар белән бирделәр. Ә реформа 22сеннән 23енә каршы төндә башланды. Шуңа күрә кулында зәхмәтле акча булмаган беркем дә юк иде диярлек. Акчаны иртәнгә кадәр урнаштырып калырга кирәк иде. Мескен халык тегендә чапты, монда талпынды. Кемнәргәдер инсульт булды. Хөкүмәт исә реформаның шулай ерткычларча үткәрелүен «күләгәдәге икътисад»ны яшерен юл белән җыйган акчадан мәхрүм итү кирәклеге белән аңлатты. Совет мафиозилары ни дәрәҗәдә оттыргандыр, ә менә карт-коры, беркемгә дә сүзе үтми торган гади халык гасабиланды ул көннәрдә. «Иллелек»ләре булмаган кешеләр күп акчалыларга булыштык: аларның купюраларын алып, үзбезнеке итеп күрсәттек. Берникадәр акчаны рәсми рәвештә алыштыру мөмкинлеге бирделәр.   «Күләгә»дәгеләр дә чалкан төшмәгән, билгеле. Кремльдә 81,5 миллиард сум акча конфискацияләргә ниятләгән булсалар, ул 9 миллиард сумга да тулмаган. Аңлашыла инде: иң мескен халык кына акчасыннан колак каккан. Вәләкин бу талауның беренче адымы гына иде. Акчаны кулда да, банкта да тоту куркыныч. Товардан да ышанычлысы юк. Без шуны төшендек. Һәм кибеттә ни бар, шуны җыю шаукымы башланды. Дефицит болай да бар иде, ул шыр кибет киштәләренә җитеп үсте. Хөкүмәт озакка сузмыйча икенче адымны ясады. Мәскәүдә, бәяләрне күтәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр. Союз Хөкүмәтендә акча җитешми иде, чөнки республикалар, йөгән бушаганны сизеп, Мәскәүгә салым күчерүне киметте, туктатты. 31 миллиард сумлык дефицит барлыкка килгән үзәк бюджетта. Ул чор өчен гигант сумма бу. Халык бу хакта белми иде. Менә шул җитмәүчелекне каплау өчен, бәяләрне көйләүле рәвештә күтәрергә булдылар. Бу хакта сүз чыгарылды, кайбер сәнәгать товарларына 40 процентлык күтәрелү вәгъдә иттеләр. Бер татар депутаты ипи бәясен 1 сумга кадәр күтәрүне яклап чыгыш ясады. 16 тиенлек ипи болай да 20 тиенгә кадәр күтәрелгән иде инде. Вәгъдә ителгән «күтәрелеш» көтмәгәндә 2 апрель көнне башланды. Ипи 60 тиенгә җитте. Башка товарларның бәяләрен чамалау кыен, чөнки киштәләр шыр иде. Ел ахырына бәяләр 7,8 тапкыр күтәрелде, дип әйтәләр хәзер. Сатучылар кибеттә бары тик көнгә бер тапкыр кайта торган ипине генә сата башлады. Диңгез кәбестәсенең консервасы бар иде киштәдә никтер. Без аны куллану җаен таптык. Үзең тозлаган кыяр белән бутасаң, менә дигән «салат» барлыкка килә икән.   Икенче талау халыкның акчага булган бөтен ышанычын юкка чыгарды. Саклык банкындагы акчаны алып товарга әйләндерү отышлырак булачагына төшенделәр. Әмма талауның өченчесе мәйданга чыкты: банкка акча салып була, алып булмый. Ул чакта гади халыкка кредит бөтенләй бирелми. Оешмаларга да кредит район хакимият башлыгының имзасы салынгач кына бирелә башлады. Кешеләрнең гомер буена җыеп, Саклык банкында туплаган акчалары акрын гына сыза, яна башлады.   Горбачевның да, Павловның да бер абруе да калмады халыкта. СССРны саклап калу өчен референдумда тавыш биргән халык ил таркалганда урамнарга чыгып мәшәкатьләнмәде шуңа күрә. Ельцин менә шул дулкында хакимияткә килде. Киштәләрне товар белән тутырырга вәгъдә бирде, бәяләрне ычкындырсак та, күтәрелү булмас дип ышандырды, бәя күтәрелсә, башын рельска куярга әзер булуын әйтте. 1992 елда бәяләр ычкынгач, чынлап та, кибет киштәсендә бер товар артты: читтән кертелән «Рояль» аракысы басты. Агулы ул аракыны эчеп бик күп кеше кырылды. Аларга инде банктагы акча да, кибеттәге товар да кирәкми иде.   Боларны ник искә алам? Яшьлек беләнме, чарасызлык беләнме, ул хәлләрне бик тыныч кабул иттек без. Төшенкелеккә бирелгәннәр оттырды. Байлык һәм акча өчен барысын да эшләргә әзер булганнар мафиоз кланнарның урам сугышларында башларын салды. Урта юлны сайлаучылар яши әле. Кайсы бизнес ачты, чынлап та, баедылар. Машина алуны велосипед алуга тиңли башладык. Күрәбез: бу тотрыклылык та мәңгелек түгел. Югарыдагыларның отставкасын таләп итәргә була, билгеле. Әмма Горбачевның китүе безгә берни дә бирмәде. Хәзер дә шулай ук булачак. Сабырлык һәм намусны саклап, авыр чорны үтәргә әзер булыйк. Авырлыктан соң җиңеллек килә. Бу – закон.

    Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

    Реклама

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32131

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: