erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәяне ник киметәләр?

Шәхси хуҗалык

 

Бу көннәрдә Шушмабаш, Шекә һ.б. авылларда яшәүче газета укучыларыбыз:

“Сөт бәясен тагын бер сумга киметтеләр.  Сыерлар яшел үләнгә чыкмады бит әле, чыгымнар кыштагыныкы кебек бит. Сыер асрауны бик ансат дип беләләрме әллә?” – дип шалтыраттылар. Сөт бәяләре турындагы мәгълүматларны газетада биреп баруны да сорыйлар. Без аларның үтенечен канәгатьләндереп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган 5 апрельгә булган мәгълүматларны җиткерәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сөт бәяләренә килгәндә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин әйтүенчә, сөт комбинатлары моны сөт күләме арту белән аңлаталар.

Кайбер сөт җыючылар белән дә элемтәгә кердек. “Бу елга чыккач халыктан сөт җыю бәяләрен комбинат өч тапкыр иллешәр тиеннән киметте, – ди Илмир Төхвәтуллин. Без аны 1 сумга гына киметтек. Халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты начар, 30 процентка кадәр су кушалар, антибиотиклар чыгып, сөтне тапшыруда проблемалар була. Ә менә Шекә, Илдус, Сәрдәбаш авылларында яшәүчеләргә рәхмәт, алар сыйфатлы сөт тапшыра”.

Сөт җыючы Ләйлә Миңһаҗева да (Шушмабаш авыл җирлеге) шундыйрак фикерләр әйтте. “10 процентка кадәр су чыга, антибиотиклар табыла, шулар аркасында намуслы кешеләргә зыян килә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X