Реклама
Быел югары уку йортларына укырга кермәүчеләр БДИны мәҗбүри тапшырмаячак.
Быел унберенче сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханын 29 июньдә тапшыра башлаячак. Бу хакта кичә үткән дистанцион белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Быел югары уку йортларына укырга кермәүчеләр БДИны мәҗбүри тапшырмаячак. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга килгәндә, алар өчен имтиханнарны бөтенләй бирмәячәк. Бу укучылар агымдагы билгеләр буенча аттестацияләнәчәк. РФ мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, аттестатлар 15 июньнән соң биреләчәк.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/byel-attestatlar-kaychan-m-nichek-tapshylylachak
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз