Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Быел да беренчеләр!

    Быел да беренчеләр!

    Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 30 июльдә быелгы урып-җыюны беренче булып төгәлләгән “Казанка” ширкәте хезмәтчәннәрен тәбрикләде, рәхмәт әйтте. Ул район комбайнчылары ярышында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Фаил Хәлиуллинга Рәхмәт хаты, акчалата премия тапшырды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ширкәт комбайнчыларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров комбайнчыларның һәммәсенә премия тапшырды.

    Бу көнне Илшат Нуриев “Ак барс” агрокомплексы һәм “Курса МТС”ы ширкәтләренең алдынгы комбайнчыларына Рәхмәт хатлары,акчалата бүләкләр тапшырды.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: