erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Быел җиләк, чикләвек, гөмбә күп булды. Ә Җир-анага рәхмәтне әйттекме икән?"

“Авылда калырга уйламаган идем. Әмма язмышның үз планнары булган шул. Мин аны кабул иттем һәм шуңа сөенеп яшәп ятам. Табигатькә тагын да ныграк якынайдым”, – ди Кукмара районының Киндер Күл авылында яшәүче Лилия Гарипова.

Лилия урманнан җиләк-гөмбә җыеп кына калмый. Төрле файдалы үләннәр алып кайтып, алардан сабын, убтан, мазь, тоник, чәйләр дә ясый. Тумышы белән Битләнгур авылыннан ул. Мәктәптә бишлегә генә укыган кыз тугызынчы сыйныфтан соң ук сәүдә-икътисад техникумына укырга кергән. Аннары читтән торып Кооператив институтын тәмамлаган. Әнисе авырый башлагач, бердәнбер бала булганлыктан, авылга кайтып китәргә туры килгән. Шуннан булачак ире белән таныша, гаилә корып җибәрәләр һәм Киндер Күл авылында йорт салып, төпләнеп тә калалар.

Бүген Лилия өч ир бала үстерә. Ул вакытта авылга ничек ияләшермен дип борчылган булсам, хәзер киресенчә шәһәрдә бер көн дә тора алмыйм, ди табигать кызы.

Мәктәптә укыганда ук кул эшләрен яраткан, үзенә киемнәр һәм уенчыклар бәйләгән. Бакчада эшләү дә аңа рәхәтлек бирә. Әнисе белән урманга да еш йөргәннәр. 

– Табигатькә якын булу мине тынычландыра, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра. Яңа төрле үлән очраткан саен, табигатьнең муллыгына сөенәм. Фитотерапия белән дә кызыксына башладым. Бер кечкенә генә үлән мең төрле чирдән файдалы, дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Аларның барысы да Аллаһы Тәгалә биргән байлык. Ләкин без аларны күреп бетермибез – урманнан ерагаябыз. Урман бете, елан дигән булып та бармаучылар бар. Миннән: “Ничек курыкмыйсың?” – дип тә сорыйлар. Язган булса, елан өеңә дә кереп чага, – ди Лилия. 

Хәзер интернет заманы. Нинди генә яңа эшкә тотынсаң да, интернеттан әллә никадәр мәгълүмат тупларга була. Түләүле курслар да үткәреп торалар. Лилия алардан да белем алып калырга тырыша. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Убтан” дигән сүз күпләр өчен әлегә яңалык. Әмма ул үзе яңа әйбер түгел икән. Убтан – көндәлек кулланыла, тән һәм бит тиресен чистарта торган косметик чара. Ул скрабны да, сабын, битлек, тоникны һәм шампуньны да алыштыра ала. Составында төрле үләннәр, балчык, он да бар.

Лилияне бигрәк тә кешеләрнең табигатькә карашы борчый. 

– Урманда йөргәндә аларның мәнсезлеге адым саен күренә, матур җиргә килеп ял итәләр, киткәндә бөтен чүпне калдырып, ямьсезләп китәләр. Әле алай гына да түгел, чүпне махсус өйләреннән алып килеп ташлыйлар. Монысын бөтенләй аңлап булмый, – ди ул. – Югыйсә табигать безгә бик юмарт. Быел җиләк, чикләвек, гөмбә күп булды, сөенә-сөенә җыйдык. Ә җир-анага рәхмәтне барыбыз да әйттеме икән?

http://shahrikazan.ru/news/avyil/byel-ilk-chiklvek-gmb-kp-buldy-ir-anaga-rkhmtne-yttekme-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X