erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел кайбер сабан туйлар онлайн форматта үтәргә мөмкин

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара сабан туйлары үткәрелмәячәк һәм башка көнгә күчерелмәячәк.

Алдагы айлар буенча карарлар исә эпидемиологик вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте. 

Якын арада — май ахыры һәм июньдә үтәргә тиешле халыкара сабан туйлары: Киргизиядә Бишкек шәһәрендә ниятләнгән милли бәйрәм, Болгариядә Софиядә Ауропа сабан туе, Ташкентта Азия сабан туе булмаячак, аларны үткәрергә бүгенге көндә рөхсәт юк. «Алга таба фаразлау мөмкин түгел, анысын бер Аллаһ үзе генә белә», — диде вице-премьер.

Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сабан туйларына килгәндә исә, аларны үткәрү карарын һәр төбәк хакимияте, җирле татар оешмасы белән килешеп, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үзе кабул итә, дип искәртте Шәйхразиев. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вице-премьер Татарстан сабан туйлары буенча да ачыклык кертте. «Әлегә бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», — диде ул. 

Шул ук вакытта кайбер төбәкләр сабан туйларын онлайн форматта үткәрү идеясен тәкъдим иткән. «Новосибирскидагы милләттәшләребез сабан туен онлайн уздырырга әзерләнә», — диде премьер-министр урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X