Быел кыш нинди булыр? (райондашыбыз Рәис Шәкүров фаразлары)
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров кышның салкын килүен фаразлый.
Кышның суык киләчәге турында ишеткәч, чактан гына сызгырып куймадым. Сызгырырсың да, быел гыйнвар аенда суыклар 37 градуска җитәчәк, төнлә хәтта 40 градуска кадәр төшүе бар, ди бит халык синоптигы Рәис абый Шәкүров. Борчылуымны үзе дә сизде.
– Нәрсәсен борчыласың аның, хәзер өйләребез җылы, уты-суы, газы кергән. Кочак-кочак утын ягып, җылы эзләп мич тирәли арка җылытып утырасы юк. Кул туңдырып, кер чайкарга чишмәгә йөрмибез. Кер юу машинасы эшләп тора. Юлга да ат җигеп чыгасы түгел, һәр капка төбендә машина. Аның каравы чын кышны күрәчәкбез. Яратам мин суык кышны. Кышы – кыш, җәе җәй булсын инде аның. Без бала вакыттагы кебек. Хәтерлим әле, кечкенә чакта
әти янына фермага төшә идем, ул ат белән тирес түгә иде. Шунда суыктан ат борынына бозлар катканы истә.
Әтинең дә битләре өшеп кайта иде. Андый салкыннарны күптән күргәнебез юк шул, – ди әңгәмәдәшем.
Рәис абый әйткән суыклар гыйнвар аенда көтелә икән. Бер атна шундый һава торышы сакланачак, ди. Декабрь бик салкын да, бик җылы да булмый, уртача көтелә.
Февральне дә бик җылы дип әйтеп булмый, әмма язга таба барганда, көндез җылысы да була инде аның,
ди Рәис абый. Кыш иртәрәк киләсе, имеш. Быел каргалар 4 октябрьдә үк китеп барган. Элек исә ун көнгә соңара торган булганнар.
– Арчага таба җыйналып китеп бардылар, ул көнне район үзәген каргалар баскан иде. Авылда бер генә карга да калмады. Кышның киләсен алар бик нык сизә. Иртә киләсе булгач, китә торыйк дигәннәрдер инде. Кыраулар төшкәч, ашарларына да калмый, – ди халык синоптигы.
Ноябрьнең 25ләренә чын кышны көтәсе була. Башта көзне үткәрәсе бар әле. Сентябрь бик матур булды. Җылылар да озакка барды. Алдагы бер-ике көндә яңгыр явып, берничә көн аяза.
Аннары тагын яңгырлар көтелә. 20 октябрьдән соң карлы яңгырлар китә.
– Табигатьне үзгәртеп булмый, көзе дә, кышы да үз чираты белән килә. Хәвеф-хәтәрләрсез исән-сау
үткәрергә язсын, – ди Рәис абый.
Фото: pixabay.com
http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/byel-kysh-nindi-bulachak-khalyk-sinoptigy-farazlary
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев