erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмый

Йомгаклау билгеләре нигезендә чыгарылган билгеләр аттестатка куелчак.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмаячак. Ул аттестат һәм математикадан билге алу өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак уздырыла иде», — дип сөйләде Решетникова «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел югары уку йортына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына БДИ тапшырачак. Алар укырга керү өчен кирәкле предметларны гына тапшырырга тиеш була.

Аттестатка билгеләр йомгаклау билгеләре нигезендә куелачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рособрнадзорда элек хәбәр ителгәнчә, Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән башлап һәм соңрак үткәрү вариантлары карала. Шулай ук рус теле буенча БДИны ике көнгә бүлеп тапшыру планлаштырыла.  

БДИ

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/17-05-2020/byel-matematikadan-baza-d-r-send-ge-berd-m-d-l-t-imtihany-bulmyy-5743283

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X