erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел Сабантуйлар кайчан була ?

Татарстан районнарында Сабантуй быел 11-13 июнь көннәрендә узачак. Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә бераз сабыр итәргә киңәш иттеләр.

Безнең халыкның Сабантуйны ничек көтеп алганын әйтеп торуның кирәге юк. Шуңа күрә милли бәйрәмнең кайчан узасы турындагы хәбәрләр яшен тизлегендә таралды. Имеш, районнарда һәм Түбән Камада Сабантуй 11-13 июньдә узачак. 19ы – Чаллы, 26сы Казан бәйрәм итәчәк. 3 июльдә исә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак икән.

Билгеле булганча, Татарстанда милли бәйрәмнең вакыты Татарстан Президенты Указы буенча билгеләнә. Әлегә андый документ дөнья күрмәде. Дөрес, Президентның матбугат хезмәтендә Сабантуй мәсьәләсе турында сөйләшү булганын әйттеләр. Указ якын арада пәйда булачак. “Иң мөһиме коронавируска бәйле вәзгыять тыныч булсын”, – диделәр матбугат үзәгендә.

Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда Сабантуйлары онлайн рәвештә узды. Милли бәйрәмне 4 июль көнне оештырдылар. Сабантуйның вакыты турындагы Указны Татарстан Президенты 2019 елда – 21 март көнне, 2018 елда исә 18 апрель көнне имзлаган булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Федераль Сабантуй исә быел 19 июнь көннәрендә Нижневартовск каласында узачак. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре инде башланган. Моннан ике атна элек бу шәһәргә Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев барып кайтты һәм анда милли бәйрәмне оештыру турында сөйләштеләр.

Ватаным Татарстан

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X