erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел Татарстан әтиләре дә беренче бала өчен ана капиталы рәсмиләштерә алачак

Март аенда Россиядә ана капиталы программасының мөмкинлекләрен киңәйтә торган үзгәрешләр үз көченә керде.

РФ Президенты йөкләмәсе белән март башыннан ана капиталы программасына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер аны беренче балага карата бердәнбер уллыкка алучы саналган ир-атлар да рәсмиләштерә алачак. Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Султан Исхаков

«РФ Президенты 2020 елның 1 мартында «Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» федераль закондагы үзгәрешләр хакындагы канунны имзалады. Закон тамырдан үзгәреш кичерде. Күп еллар дәвамында беренче тапкыр ана (гаилә) капиталын алу хокукы булган затларның исемлеге киңәйтелде», - дип хәбәр итте спикер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Беренче балага карата бердәнбер уллыкка алучы саналган ир-атлар да шушы ук күләмдә акча алырга хокуклы.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче баласы туган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге хакында белдергән иде. Илдә туучылар санын арттыру «Демография» илкүләм проектындагы өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X