erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Быелгы кубок «Хәсәншәех» командасында

Район башлыгы призына үткән хоккей турнирында «Хәсәншәех» командасы җиңү яулады.

Традицион турнир быел ике этапта узды. 1-2 февральдә үткәнендә 8 команда: "Хәсәншәех ", "Тигры", "Пөшәңгәр", ""Торнадо", "Субаш Аты", "Яңа Кенәр", "Арча" һәм "Северный" командалары катнашкан иде. Алар үзара турнирның икенче этабына чыгу өчен көрәште. 

23 февральдә үз төркемнәрендә 1-2 урын алган "Субаш Аты", "Яңа Кенәр" һәм "Хәсәншәех", "Пөшәңгәр" командалары яңадан очрашты. Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп уенчыларга һәм тамашачыларга матур теләкләрен җиткереп башлап җибәрде.

Бәйрәм көн булганга чын ир-егетләр уенын карарга җанатарлар да күп килгән. Алар арасында якташыбыз Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та бар иде.

"Уенчылар арасында танышлар күп. Барысын да бәйрәм белән котлыйм.Җәрәхәтләрсез матур уен күрсәтүләрен телим"-, диде ул.

Быел да финалга "Хәсәншәех" белән "Субаш Аты" командалары чыкты. Хәтерләсәгез,узган елгы уен Субаш атыларның овертаймда җиңүе белән белән беткән иде. Быелгысы да бик киеренк булды. Соңгы периодта да исәп тигез 2:2 иде.Уен бетәргә берничә генә минут кала "Хәсәншәех" командасы 2 җавапсыз алка кертеп җиңү яулады. Шулай итеп быелгы кубок хәсәншәехларда! Афәрин егетләр! Көмеш медальләр Субаш Аты,  бронза - Яңа Кенәр хоккейчыларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре