Быелгы кышның нинди булачагын фаразладылар
Синоптиклар быелгы кышның нинди булачагы турында фаразлар китерде. Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, быел ул бик еш кына җылы һава торышы белән дә куандырачак, кискен салкыннар да алып киләчәк ("Ватаным Татарстан",Казан).
“Росгидромет мәгълүматлары буенча, температураның сизелерлек һәм көчле түбәнәюе көтелә, әмма бу кышта еш җылытачак та”, – дип фаразлый ул. Россиянең Европа өлешендәге күпчелек төбәкләрдә һава температурасы норма чикләрендә яисә бераз югары булачак икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев