erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйгедә 70 кә якын укытучы катнашты

Истәлекле бүләкләр тапшырылды.

21 нче февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә  "Туган телеңне өйрән һәм ярат" районкүләм шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бәйгедә гомуми белем оешмаларының укытучылары катнашты. Туган тел укытучылары белән бергә физика, математика, рус теле, инглиз теле, сәнгать, башлангыч сыйныф укытучылары, китапханәчеләр көч сынашты.
Бәйгенең максаты: укытучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, укытучыларны иҗатка тарту, эстетик зәвык формалаштыру иде.
Бәйгедә катнашучы 67 укытучы татар телендә татар шагыйрьләренең туган якка һәм туган телгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Алар диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X