erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйгедә катнашу – үзе зур җиңү

Яңа ел алдыннан газетабыз сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә 2 бәйге игълан иткән идек

Сайтта барган тавыш бирүдә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тәкъдим иткән иң яхшы спортчылар һәм спорт командалары катнашты. Тавыш бирү юлы белән башкарылган бәйге ике атна дәвамында барды. Һәр кеше үзе лаеклы дип тапкан спортчыны һәм команданы сайлады.

Шулай итеп, узган елның иң яхшы спортчысы дип тхэквондо буенча күп җиңүләргә лаек, Россиянең спорт остасы исемен алучы Алмаз Закиров, ә иң яхшы спорт командасы дип “Пантерочки” баскетбол кызлар командасы танылды.

Барлыгы 6 спортчы һәм 7 спорт командасы катнашты. Гомуми тавыш бирүчеләр саны – 12326. Шуларның 3921е – җиңүче спортчыга, 4316сы – спорт командасына тавыш биргән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Елның иң яхшы укытучысын билгеләү максатыннан ВКонтакте төркемендә барган тавыш бирүдә 10 укытучы катнашты. Укытучыларның исемлеген район мәгариф идарәсе тәкъдим итте. Ике атнадан артык барган “кызу көрәш”тә  Арчаның 2 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраева Рәсимә Хәниф кызы җиңү яулады. 7225 тавышның 3197се җиңүченеке иде.

Барлык җиңүчеләр дә 15 гыйнвар көнне Арча стадионында узган Үзәк чыршы ябу тантанасында бүләкләнде. Бүләкләрне “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды. Иң яхшы спортчы һәм спорт командасына бүләкләрне “СпортПлюс” кибете тәкъдим итте. Җиңүче укытучы Рифат Зарипов концертына чакыру билеты белән бүләкләнде.  

Р.S.   Ярыш булгач, бераз аңлашылмаучылыклар чыкмый калмый, килешеп бетмәгән урыннары була. Узып киткән бәйгеләр дә чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен ачыклау чаралары булды. Тавыш бирүчеләр үзара бәхәсләшеп тә алды. Тик бәйге өчен тәкъдим ителгән исемлектәге спортчылар да, командалар да, укытучылар да һәркайсы иң яхшысы. Бу исемлектә булып, бәйгедә катнашу –  үзе зур җиңү инде. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X