erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм чаралары Яңа Кырлай авылында башланып китте

Тукай –әдәбиятыбызның йолдызы

Бөек Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары 26 апрель көнне Яңа Кырлай авылында башланып китте.

Шагыйрьнең балачак еллары үткән авылга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов  килде, татар интеллигенциясе вәкилләре җыелды. Чара Яңа Кырлай мәдәният йортында башланып китте.  Биредә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча осталык классы булды. Анда 30 төбәктән, шулай ук Бельгиядән вәкилләр катнашты.

– Быел пандемия дәвам итүгә карамастан, Сабантуйлар булачак, – диде Бөтендөнья татар конгрессының милли советы рәисе Васил Шәйхеразиев. – Буыннар алышына. Элек Сабантуйлар ничек үткәрелгән? Хәзер без аларны фестивальгә әйләндерә башладык. Аның мәгънәсен аңлап оештырырга кирәк. Уеннар, җырлар, биюләр, киемнәр, борынгы гореф-гадәтләр белән,  татарлыкны саклап. Татар халкының бердәмлеген күрсәтергә кирәк. Шуны күздә тотып без укытуны Арча җирендә башлап җибәрдек.

Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырлы, биюле, уенлы, милли татар киемнәре белән Сабантуй күренешен тәкъдим итте, уеннарга осталык классында катнашучылар да кушылды.

Рөстәм Миннеханов Яңа Кырлайдагы модульле китапханәне карады. Аңа китапханәчеләр бөтен чараларда да кулланыла торган интерактив идәндә эшләү тәртибен күрсәттеләр.

Кунаклар Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексына юл тоттылар. Аларны учак каршында бәрәңге пешереп утырган җиреннән йөгереп чыгып кечкенә Апуш (Раяз Сәләхетдинов) каршы алды, күмердә пешкән бәрәңгедән авыз итәргә чакырды һәм Печән базарына кадәр озата барды. Рекрут Абдулла Тукаев та шунда килде. Габдулла Тукайны армиягә Әтнә районыннан чакыралар. Олы Мәңгәр авылында ул өч көн дәвамында комиссия үтә. Һәм аны армиягә барырга яраксыз дип табалар.

Әтнә дәүләт театры коллективы Печән базары, егетләрне армиягә озату күренешләрен бөтен борынгы гореф-гадәтләренә туры китереп күрсәттеләр. Җыр, кара-каршы такмак әйтешү, биюләр...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чара музейда дәвам итте. Татарстан Республикасы Президенты биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән аралашты. Анда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы татар телен, әдәбиятны саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Васил Шәйхеразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин да бар иде.

Очрашуда катнашучылар республика Президентына әһәмиятле проблемалар турында сөйләделәр. Рөстәм Миннеханов күп мәсьәләләрне чишәргә сүз бирде.

Музей-комплекс каршындагы Тукай юбилеена багышланган әдәби митинг президентсыз үтте. Анда төрле төбәкләрдән килгән шагыйрьләр, прозаиклар, әдәбият белгечләре катнашты. Митингны Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде, сүзне Марат Әхмәтовка бирде.

– Тукай үзенең туган көнендә безне бирегә, Арчага җыйды. Гүя телегезнең байлыгын танып, пөхтә итеп буыннардан буыннарга җиткерегез, дип әйтергә теләде. Һәр милләтнең бөек шәхесе бар. “Пушкин, Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул”, дигән Тукай. Әлбәттә, безнең әдәбиятыбызның йолдызы ул – Тукай. Шагыйрьнең әсәрләре бүген утырып язгандай көн кадагына суга, вакыт үткән саен күңелгә ук булып ята кебек. Телебез матур, көчле. Саклагыз телебезне. Без татар, дип горурланып яшик, – диде ул.

 Марат Әхмәтов шәхсән үзе быелгы Габдулла Тукай бүләге ияләренең исемнәрен атады. Алар – язучы Факил Сафин, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Дания Нуруллина һәм рәссам Григорий Эйдинов.

 Алып баручылар кичәне дәвам итеп, тамашачы хозурына алдагы елларда Тукай бүләгенә лаек булган һәм танылган шагыйрьләрне чакырдылар, галиҗанәб шигырьгә сүз бирделәр. Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Газинур Морат, Рифә Рахман, Ләбиб Лерон, Фәүзия Солтан, Рифат Җамал, башкорт шагыйрьләре Хисмәтулла Юлдаш, Мөнир Вафин, удмурт шагыйре Вячеслав Ар-серги үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы Резеда Галимова, үзебезнең Сөмбел Заһидуллина матур җырларын бүләк иттеләр. ТНВ каналы шигырь бәйрәмен туры эфирда алып барды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X