erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм киче...

Тып--тын һава...

Бәйрәм киче... тып-тын һава,

Өйләрдә утлар яна.

Кар  да бүген үзенә күрә

Бигрәк тын, салмак ява.

 

Юлым якты – рәхмәт айга,

Чыккан бит каршыларга.

Таныш күпер... Туктап торам,

Баш  иям  чыршыларга.

 

Яңа елның хуш исләрен

Ияртеп  зәңгәр  төтен,

Әй,ашкына  каршыма ул,

Күрсәгез иде төсен.

 

Кайтыр җирем – авылым бар,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнием көтә өйдә.

БӘХЕТ,БУГЕН БӘЙРӘМ КИЧЕ,

РӘХИМ ИТ СИН ҺӘР ӨЙГӘ.

 

Урам  тавын җиңәм әле,

Очам сөенечемә.

Ак чыршыны,әти,күрсәң,

Әни бизи синеңчә.

 

Тәрәзәдән төшкән утта

Күзәтәм чыршыларны.

Минем белән олайдылар,

Ак бәстә ылыслары.

Резедә Сәйфуллина.

Казан--Яңа Кенәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X