erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәйрәм парады, хәрби техника күргәзмәсе, концерт: Казанда 9 майны ничек билгеләп үтәчәкләр?

Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары быел Меңьеллык мәйданда узачак. 9нчы майда Җиңү көнен бәйрәм итү Архангельск һәм Арча зиратларында чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Ана монументларына һәм Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылачак.

10:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре, ИС, Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр колонналары узачак. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнашачак. Парад Казанның җыелма хоры «Җиңү көне» җырын театральләштерелгән башкару белән тәмамланачак.

Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе, шул исәптән уникаль Т-90, БТР танкы, Ату коралы һәм ДОСААФ автомобильләре күчмә музее экспозициясе оештырылачак.

19:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы башлана. Концерт халык караокесы форматында узачак.

Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгән тантаналы программаны Казан Кремле диварлары астында күзәтергә мөмкин булачак. Оештыручылар тамашачыларны иминлек тәэмин итү максатларында тикшерү чаралары турында кисәтә. 8-нче май көнне 21:30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында территорияне санитар эшкәртү үткәреләчәк. Казанлылардан шәхси саклау чараларын куллануны күздә тотуны сорыйлар. Бәйрәм итү периметры буенча антисептик чаралар урнаштырылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kzn.ru/

Җиңү паркында 12:00 сәгатьтә «Җиңү фанфарлары» балалар тынлы оркестрлары фестивале башлана. 15:00 сәгатьтән парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак. Ә 18:00 сәгатьтә «РиоРита – Җиңү шатлыгы» проекты кысаларында оркестр башкаруында паркта 30-40-нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/byrm-parady-khrbi-tekhnika-krgzmse-kontsert-kazanda-9-mayny-nichek-bilgelp-tchklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X