Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәрдә мәктәпләр ничек эшли

    Мәгариф һәм фән министрлыгы май бәйрәмнәрендә мәктәпләрдә эш тәртибен аңлатты

     

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның май бәйрәмнәрендә ничек укулары турында аңлатты.

    «Министрлык адресына ата-аналардан май бәйрәмнәрендә балаларның нинди график белән укулары турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде», диелгән ведомство хәбәрендә.

    Республикада биш көнлек уку атнасы режимында укучылар, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7-10 майда укымыйлар. Ә алты көнлек уку атнасы белән укучылар 1, 2 майда һәм 8-10 майда ял итә.

    «Балалар бакчалары да шул график буенча эшләячәк», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

    Реклама

    Татарстанда яшәүче эш кешеләре 1-3 майда һәм 7-10 майда ял итәчәк.

    «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, әлегә республика хакимияте өстәмә яллар кертергә планлаштырмый.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ham-fan-ministrlygy-ukucylarnyn-mai-bairamnarenda-nicek-ukulary-turynda-anlatty-5853493

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: