erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчүгә алдан әзерләнгән ота

Кыш – яңа башланган елга планнар төзер вакыт. Елны ничек башлыйсы, ул шулай үтәчәк, диләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек мөдире Ленар Галиев җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларының  2023 елга үсемлекчелек буенча эш планнарын кабул итте.

Хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар планнарда язылган һәр санны нигезләп күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.

Планлы эш таркалмас, диләр. Әмма аларга күчкәнче сүзне  көздән чәчеп калдырылган уҗымнарның хәлен белешүдән башлыйк әле. Бу турыда иң хәбәрдәр кеше – Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов.

– Соңгы вакытта “Тукай“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Курса МТСы“ ширкәтләренең 7 басуында булдык, – диде ул. – Уҗымнарны алып кайтып  яшәү көчләрен билгеләдек. Алар барысы да исән, Казандагы лабораториядә уҗымнарның тармаклану үзәгендәге шикәр күләмен ачыкладылар. Шикәр 25-27 процент күләмендә.

– Бу җитәрлекме?

– Шикәрнең 30-32 процентка җиткән еллары да булды. Бу кыш өчен болары да начар түгел.  Температура кискен уйнап торды, 2 гыйнварда 1 градус җылы, 10 гыйнварда 37 градус салкын. Әле бу Арча метеостанциясеннән алынган мәгълүматлар. Урыннарда салкынлык 45-47 градуска җитте, дигән хәбәрләр дә килде.

Уҗымнарның кар “юрганы“ астында булуы яхшы. Кар катламы 50 см чамасы. Ике катлам боз тышчасы бар, әмма алар уҗымнар өчен куркыныч түгел.

Көзге культуралар белән хәл шундый. Алар 14 мең гектар мәйдан били. Ә яз көне чәчеләсе мәйданнар 70 мең гектардан артык. “Төрнәле–Пошалым“ ширкәтеннән тыш, барлык  хуҗалыкларның эш планнары бар, юнәлешләр билгеләнгән“, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Курса МТСы“ ширкәтендә орлык һәм ашламаларны яңа елга кадәр үк әзерләп куйдылар. Җитәкче Рәүф Гыйлаҗетдинов әйтүенчә, бер гектарга 100 килограмм күләмендә минераль ашламалар тупланган.

“Кырлай“, “Игенче“, “Северный“ ширкәтләрендә дә яңа елга ышанычлы адымнар белән атлап керделәр. Башка хуҗалыклар да килешүләр төзеп, алдан акча түләп, кемдер инде ташып та куйды. Мәгълүм кыенлыклар кичерүгә карамастан, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте 600 тонна ашлама туплап куйды.

50 мең гектарда ачы туфрак-лы  җирләребез бар. Биш еллык цикл буенча эшләгәндә ел саен 10 мең гектарда известьлау үткәрергә кирәк. Аның яртысы эшләнсә дә ярыйсы буласы. 2022 елда 2800 гектарда известьланды. 2023 елда 3500-4000 гектарда эшләү планлаштырыла. Бу мәсьәләдә дә “Курса МТСы“, “Северный“, “Игенче“, “Кырлай“ ширкәтләре активлык күрсәтәләр.

Ә менә “Төрнәле–Пошалым“ ширкәтендә ел буена түгел, иртәгә нәрсә эшләнәсен дә белмиләр. Техника, ашламалар, кадрлар белән проблема зур. Известьлау турында сүз алып барып та булмый, басулар элекке инвестор вакытында да тикшерелмәде, паспортлары юк. Киләсе буыннарга нинди җир тапшырырлар?

2023 елда техник культуралар, шул исәптән рапс мәйданнары кими. Әлеге культурадан баш тартучы хуҗалыклар арта. Басуларыбызга агу-химикатлар азрак керер, умартачылар да тынычрак йоклар.

Пар җирләрен арттыру күздә тотыла. Арышны бары тик пар җирләренә генә чәчеп “Казанка“  ширкәтендә ел саен мул уңыш алалар. Экологик яктан чиста уңыш! Чыгымнар да азрак китә.

Планнарны тормышка ашырырлык матур язлар, җәйләр килсен, дип телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X