erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егете смс-ларга җавап бирмәгән өчен үч итеп йортына ут төрткән

5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Пензада яшәүче хатын элек йөргән егетенең өенә ут төрткән. Ни өчен дисезме? Сәбәбе бик гади. Егет смс-ларга җавап бирмәгән, шалтыратканда телефонын алмаган. Янгын Пенза өлкәсенең бер торак пунктында теркәлгән. Йорт тулысынча янып беткән.  Ут капканда йортта хатынның сөйгәненнән башка аның туганы һәм абыйсы һәм бер таныш хатын булган. Бәхеткә, алар барысы да уттан котылган. Салкыннар башланганчы туганнар барысы да зыян күрмәгән бер бүлмәдә яшәргә карар иткән. Тик йортта барыбер электр уты да, газ да юк.   Белгечләр янгын чыгуның ут төртү нәтиҗәсендә килеп чыгуын ачыклаган. Полицейскийлар берничә сәгать эчендә вакыйгада шикле хатынны  иапкан. Ул – моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тарттырылган 29 яшьлек хатын. Йортка үч итеп ут төртүен ачыктан-ачык сөйләгән ул. Ташлашканнан соң яшь хатын әллә ничә тапкыр сөйгәненә шалтыратып караган, әмма егет аның шалтыратуларын исәпкә алмаган.   Йортны көлгә әйләндерүче  хатынны 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: РФнең Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30394

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X