erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаңгы шуасызмы? (ВИДЕО)

Арча стадионына чаңгы шуарга төшкәлибез.

Иренмәскә генә кирәк. Чаңгы шуулары бик рәхәт. 1 км.дан озынрак араны (стадион әйләнәсе) бер ханым әллә ничә тапкыр әйләнде. Туктарга исәбе юк. Сөйләшеп киттек. 

-- Казанда яшим. Шимбә, якшәмбе көннәрендә Арчага кайтам. Чаңгыда йөрим. Бассейнга да барам. 8 тапкыр әйләндем инде, -- дип узып китте Лилия ханым.

Ә ул йөрүен дәвам итте. 

Ә бер ханым җәяүләп кенә тәпили.

-- Тәкыя исемле булам, -- дип таныштырды үзе белән. -- Пенсиядә. Фабрика йортында яшим.   Хәрәкәт кирәк, дип стадионга йөрергә чыгам. Бик рәхәт. Чаңгыга караганда җәяү йөрү уңаерак кебек. Чаңгыда егылу хәтәр. Имгәнүең бар.

Каршыма чаңгыда кечкенә генә бер малай шуып килә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Үзең генәме әллә? -- дип сорыйм малайдан. 

-- Әйе, -- дип җавап бирде егетебез. -- Мин стадион янында гына яшим. 2нче мәктәпктә укыйм. гел чаңгыда йөрергә чыгам мин.

Исеме Роман булып чыкты. Афәрин!

Заманында колхоз рәисе булып эшләгән Марат әфәндене дә күрдек. Шуып та карый ул! Шәп шуа! Чыж да выж үтеп тә китте.  Шул булды ахры дип кенә кала алдым. Афәрин!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X