erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаңгычылар Ашытбашка җыелды

Кышның соңгы көнендә район чаңгычылары Ашытбашка җыелды.

    Һава торышы куркытмады

2020 ел кышының соңгы көннәре үзенең коеп яуган яңгырлары, җылы көннәре белән истә калды.  29 февраль иртәсендә исә  бөтен җирне   ап-ак кар каплады. Бу көнне  Ашытбаш  авылында Бөек Җиңүгә -- 75, ТАССРга -- 100, Арча районына – 90 ел тулуга багышланган  район күләмендә чаңгы ярышы узды.  

   Ашытбашның  башка авылларда булмаган бик матур урыны – Артышлыгы бар. Икенче ел рәттән табигатьнең шул  матур урынында –Артышлык буенда  чаңгычылар җыела. Элек анда сабантуйлары узган. Менә шунда 4км озынлыкта чаңгы юлы булдырганнар. Укучылар шунда рәхәтләнеп шуа. Көннәр җылы тору сәбәпле, ярышка гына  трассаның урынын үзгәртергә туры килгән. Спорт сөючеләрне һава торышы, явып торган кар да куркытмаган. Иртәдән автобус, машиналар белән укучылар  ярыш буласы урынга җыелды. Бер читтә казанда ботка пешә, табада коймак чыжлый. Мәдәният хезмәткәрләре  самоварда чәй кайната, ярышып килгән укучыларны  кайнар чәй, тәмле ботка белән сыйлый.

Ярышны карарга, чаңгычыларга көч бирергә авыл кешеләре, мәктәп укучылары да килгән. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, мәктәп директоры Рәмизә Кавиева, ярышны үткәрүдә башлап йөрүче,   үзе дә чаңгы спорты белән шөгыльләнүче  Рәдис Әүхәдиев һәм Раят Шәвәлиев та  укучылар арасында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Укучылар   дүрт яшь категориясендә көч сынашты. Ярыш бик кискен барды, берәүнең дә җиңеләсе килми. Көчлеләр арасыннан да иң көчлеләр билгеләнә. Район спорт мәктәбеннән килгән хөкемдардар Венера Таджибаева, Фәнис Мөхәммәтшин җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаган укучыларга  грамота  һәм спонсорларның бүләкләрен  тапшырдылар. 1нче урынны Иске Кырлай мәктәбе командасы, 2нче - Ашытбаш, 3нче урынны  Яңа Кенәр мәктәбе командасы яулады.

  Иганәчеләр “Тайд – фойл” ширкәте җитәкчесе  Айдар Закировка, шәхси эшмәкәр Ильяс Надыршинга, Иске Ашыт авлыннан   шәхси эшмәкәр Илгиз Фазылҗановка, оештыручыларга рәхмәт.

Миләүшә Әүхәдиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X