Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чакыру айнытты

    Судтан чакыру гына кирәк булган икән.

     

    Фәндәс айныды. Әйе–әйе, айныды. Дөресрәге, айныттылар. Чарасызлык, ялгызлык һәм курку башына чүкеч белән суккандай итте һәм андагы бөтен пычракны юып төшерде.

    Фәндәс, өстенә бозлы су койгандай, дерелдәп куйды һәм ямьсез төш күреп уянган кеше кебек, башын селекте, ике кул арты белән күзләрен ышкыгандай итте. Аннан бар көченә кизәнеп: «Их, әттә генәсе», – дип улап куйды. Уларсың да. Әле кичә генә эчә–эчә күзләре котырган үгезнекедәй кызарып, куллары махмырдан дер–дер калтырап торган ир махсус куркыту өчен ишек өстендә тоткан балтасын хатыны борын төбендә селтәп, өйдә үзенең хуҗа булуын исбатлый башлаган иде. Бүген әнә Фәндәс аягы бауга чорналып, әнисе артыннан йөгереп китә алмаган кәҗә бәтиедәй тавыш чыгарып, Сәриясе каршына тезләнде һәм аның табан астын яларга әзер. Ни хикмәт бу? Фәндәс тә айныгач... Әллә ахырзаманмы? Моңарчы урамдагы һәр чокырны «санап», алпан–тилпән кайткан, кара сакалга баткан йөзеннән нур качкан, аракы аркасында тәмам кешелеклелеген югалткан Фәндәс тә адәм кыяфәтенә кергәч ни була инде ул?! Шешәдәш дусты, вакыт–вакыт айнып алуы белән генә аннан аерылган уң як күршесе Дамирның да әнә күзләре маңгаена менгән. Кесәсенә бер ярты кыстырып, баш төзәтергә дип күршесенең капкасын ачып җибәрүгә, Сәрия каршында тезләнеп торган Фәндәсне күреп, чүттән генә инфаркт бәреп салмады үзен. Әле ничек сөйләшә бит шешәдәш дусты... Әллә «белая горячка» башланды, күземә күренә инде, дип ике йодрыгы белән башына суккалап алды Дамир. Әлеге күренеш юкка чыкмагач, авызын футбол тубы сыярдай итеп ачты да, күршеләренең сүзләренә колак салды.

    – Сәрия, беләм, мин синең алдыңда бик нык гаепле, гафу ит. Шушы минуттан авызга бер тамчы капмыйм. Күрәсеңме, шыр аек мин. Тик ташлап кына китмә. Ялгызымны гына калдырма, – дип ялвара–ялвара елый иде Фәндәс.

    – Син бу сүзләрне миллион тапкыр әйттең инде. Олыгайган көнемдә генә булса да минем дә бәхеткә хакым бардыр бит? – ди ачыргаланып кычкырды хатын.

    – Син мине генә яратасың, беләм, югыйсә, утыз ел түзеп яшәмәгән булыр идең.

    – Ярата идем. Тик син ул хисне аракы белән юып төшердең.

    – Балалар бар бит, – диде Фәндәс, алар турында искә төшереп, хатыны күңелендә үзенә карата жәлләү хисе тудырырга тырышып.

    – Ә син ничә балаң барын һәм аларның ничә яшьтә икәнлекләрен беләсеңме соң? Күптән үсеп җитеп, сиңа түзә алмыйча өйдән качып диярлек китеп беттеләр бит инде. Мин дә китсәм, берүзең каласың. Менә нәрсә куркыта сине. Күрә алмыйм, – диде Сәрия тешләрен кысып һәм капкага таба юнәлде.

    Реклама

    Нишләргә Сәриягә? Чыгып китсә, Фәндәска тормыш бетә. Калса, тагын газаплар башлана. Эчмим, ди бит. Бәлки?..

    Андый егет түгел иде бит ул. Кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Сәриянең әти–әниләре җай чыккан саен шаяртып: «Әллә өйләнешәсез генәме? Фәндәсләрнең өйләре зур, шунда яшәр идең», – дияләр иде. Малайның әтисенә кадәр: «Нихәл, килен», – дип күз кыскалап китә. Берсендә кызчык түзмәде: «Мин килен түгел, мин – Сәрия», – дип елап җибәрде. Әмма юраганнар юш килде, ахры, чыгарылыш кичәсеннән егет үзен озата кайтты, аннан тегесе көтәргә вәгъдә биреп, Фәндәсен армиягә озатты. Кайткач өйләнештеләр, балалары туды.

    Ә көннәрдән беркөнне араларына аракы килеп керде һәм бәхетле тормыш өстән ялтырап торса да, катырак басу белән ватылырга торган көзге боз элпәседәй чәлпәрәмә килде.

    Ныгытып тотынырга эше булмау гына харап итте егетне. Ә кулы эш белә Фәндәснең. Ярдәм сорап килгәннәр дә күп. Берсен дә кире бормый. Юаш. Ә тегеләре җайлы котыла, өстәлгә аракы чыгарып куя. Шулай начар гадәткә ияләшү дә ерак тормый. Көн үткән саен сазлык үзенә суыра барды.

    Фәндәсне яраткан хатынының ялварып елаулары да, улын акылына китерә алмаудан гаҗиз булып дөнья куйган әнисенең үгет–нәсыйхәтләре дә, ул кайткан саен балаларының куркышып почмак саен качып бетүләре дә күзенә күренмәде. Ә беркөнне урамда хат ташучы судка язу тоттыргач һәм аннан хатынының аерылышырга бирүен белгәч, ул тораташ катып калды. Башта, зәһәрләнеп өйгә кайтып, хатынын акылга утыртмакчы булды. Әмма айнып җитмәгән булса да, бу гамәлдән үзенә генә начар буласын аңлады. Су буена барып салкын суда битләрен юды, кулы белән чәчләрен тарап куйды һәм тәвәккәлләп Сәриясе янына юнәлде. Ул хатынының, ниһаять, сыйныфташы Барыйның тәкъдимен кабул итеп, киемнәрен җыеп чыгып барган вакытына туры килде. «Син дә бәхетсез, мин дә ялгыз. Әйдә, бергә яшәп карыйкмы әллә», – дип теңкәсен корытты бит Барый. Сәрия кызлары белән киңәшләште. «Әни, риза бул», – диделәр тегеләре дә. Ә бу хакта Фәндәс белми иде әле.

    ... Хатын түзмәде, капкага җиткәч, артына борылып карады. Иренең әле дә җирдә тезләнеп, соңгы өметен туплаган күзләрен аңа төбәп торуын күргәч, сумкасын җиргә ташлады да Фәндәс янына килде һәм тыелгысыз аккан күз яшьләренә төбәлеп:

    –  Эчмим, дисең инде? Әйдә, тагын бер ышанып карыйм соң. Тик монысы соңгысы, – диде һәм аның янына тезләнеп җилкәсенә башын салды да, сулкылдап елап җибәрде. Сәрия шулай утыз ел буена җыелган ачуларын, кимсенүләрен юарга теләсә, Фәндәс яңа, аек, бәхетле тормышка аяк басуына сөенә иде. Ялгышуын аңлар өчен аңа бары бер кәгазь – судтан чакыру гына кирәк булган икән.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: