erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаллыда күп кеше сыйдырышлы автобусны сыный башладылар

Чаллыда сынау режимында күп кеше сыйдырышлы автобус маршрутка чыкты. Бу хакта мэриянең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Зур габаритлы Lotos автобусы «РариТЭК» компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул газ-мотор ягулыгында эшли, идәннәре түбән урнашкан, 22-27 урынлы, барлыгы 76 кешене сыйдыра.

Автобус дүшәмбе көнне 26нчы маршрутка чыкты. Әлеге маршрут хәрәкәт итү схемасы катлаулы булуы белән аерылып тора һәм шәһәрнең берничә районы аша үтә.

Шәһәрдә шулай ук уртача сыйдырышлы «МАЗ» автобусын да сынап караячаклар. Әлеге автобус барлыгы 72 пассажирны сыйдыра, урыннар саны — 25. Автобуста балалар һәм инвалид коляскалары өчен уңайлы мәйданчык бар. Мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар һәм балалар өчен пандуслар каралган. Транспорт экологик чиста газ-мотор ягулыгында эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» агентлыгы шәһәрдә Ульяновскида җитештерелгән «СИМАЗ» маркалы автобуслар маршрутка чыгачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X