erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чаллыда Нәзарәт кубогына милли һәм кул көрәшләре буенча XII россиякүләм турнир узды

Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

4 апрельдә Чаллының «Витязь» спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Бөтенроссия турниры узды.

Турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты. Алар арасында бик күп спорт осталары, 1-нче разрядлы спортчылар, мастерлыкка кандидат булучылар бар иде. Көрәшчеләр 25 төбәктән килде, хәтта Төрекмәнстан вәкилләре, Карачаево-Черкесия, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан килүчеләр бар иде.

Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, аларга кыйммәтле бүләкләр, грамота һәм медальләр тапшырылды. Нәзарәт кубогына быел да Чаллы командасы лаек булды. Икенче урында — Әлмәт, өченче урында — Арча командасы. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар гомрә хаҗына юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә җиде кеше катнашты (өч көрәшче, элекке елларда призны отып, хаҗга барулары сәбәпле, җирәбәдә катнашмады). Гомрә хаҗына юлламага Алабугада туган, хәзер Казанда яшәүче 22 яшьлек Ислам Фәлахов лаек булды.

Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

 https://tatar-inform.tatar/news/sport/05-04-2021/challyda-n-zar-t-kubogyna-milli-m-kul-k-r-shl-re-buencha-xii-rossiyak-l-m-turnir-uzdy-5817333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X