erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз..."

«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады

Татар телендә чыга торган тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк. Моңа кадәр Чаллыда яшәүчеләр тапшыруларны бары тик интернетта тыңлый иде.  

Август уртасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда бара башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте. 

«Чаллы шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынучылар бихисап, бу шәһәрне татарның милли-мәдәни үзәкләренең берсе дияргә була. Шуңа да Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз. Биредә безнең «Күңел» радиосы уңышлы эшли иде, инде менә «Тәртип» тә Чаллыга килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне уңаеннан Чаллы халкына шундый бүләк ясаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Тәртип» нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова:  «Президентыбызның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга, күңел кушканча нәтиҗәле итеп эшләргә, инде кабат туу бәхете насыйп булган икән, озак итеп яшәргә язсын „Тәртип“кә. „Тәртип“ ле халык югалмый, татар „Тәртип“сез була алмый! Чаллыдагы тыңлаучыларыбызның тәүлек буе эшләүче ешлыкта көтеп калабыз», — диде.

«Миңа „Тәртип“ бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды», — дип үз фикерен белдерде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Тәртипнең девизы: „Үткән белән көткән арасында күпер салу“. Шушы девизга тугры калып, аның форматын элеккечә саклап калачагын җиткерде Ризәлә Исмәгыйлева.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X