erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Чаян" журналы бүләге иясенә тапшырылды.

“Чаян” журналының үз әбүнәчеләре арасында уйнаткан махсус бүләк иясенә тапшырылды.

Казанбаш авылында гомер итүче Рәмзия Габдрахманованы редакциябезгә чакырдык. Сәбәбе - бүләген тапшыру. 

"Язылу квитанцияләрен почта аша җибәргәндә үк, катнашып карыйм әле, бәлки кечкенә генә булса да бүләк чыгып куяр, дип уйладым. Аллаһының рәхмәте, чәйнек оттым, "- дип шатлыгы белән уртаклашты Рәмзия ханым.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Чаян" журналына ул инде 1984 елдан бирле язылып килә. Бик яратып укый икән. Яраткан басмасыннан бүләк алуына чиксез шатлана.

Бу эштә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтләрен җиткерде Рәмзия Габдрахманова. Тагын бер кат котлыйбыз якташыбызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X