erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчемне вакытсыз агарттыгыз...

“Халык явыз буламыни?” – дип чираттагы мөхәррирне алып киттеләр...

Арча район газетасында, аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән, Балтач район газетасы мөхәррире булган Әхәт Фазылҗанов кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде.

Газеталар гадәттә төнлә басыла иде. “Социалистик Татарстан” газетасында практика үткәндә аны төнге дежурга билгелиләр. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле журналист белән. Ә ул газета басылганны көтеп тормый, ята да йоклый. Егет өчен әле бар да яңа, ул бу хезмәттә чарланмаган, кушылганны төгәл үти. Газетаның яңа басыла башлаган санын игътибар белән укый һәм ниндидер хата таба.

– Фәлән абый, газетада хата киткән! – дип өлкән хезмәттәшен уята башлый. Теге күзләрен дә ачып тормыйча: “Энем, газета хатасыз булмый ул!” – дип икенче якка борылып ята.

Без Әхәт абый сөйләгән бу вакыйганы шактый еш искә ала идек. Чөнки редакциядә озак еллар эшләү  дәверендә киткән хаталар өчен хафаланып, төн йокылары качкан чаклар да булды. Бәхеткә, безнең чорда мондый хаталар өчен башлар очмый иде инде, әмма барыбер бик начар нәрсә ул хата дигәннәре.

Репрессия тегермәне котырып эшләгән елларда “Совет әдәбияты” дигән журналның мөхәррирләре чираттагы номер чыкканчы гына яши алган. Бер сандагы язмада “стахановчылар” дигән сүздә “х” хәрефе урынына “к” хәрефе китә. Мөхәррир инде икенче көнне юк. Тагын бер санда “явыз халык дошманнары” дигән сүзләр китә. “Халык явыз буламыни?” – дип чираттагы мөхәррирне алып китәләр...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без газетабызның 90 еллыгын билгеләп үткәндә типография хезмәткәрләрен дә хөрмәт белән искә алабыз. Күпчелеген хатын-кызлар тәшкил иткән коллектив гаять авыр шартларда да үз алдына куелган бурычларны намус белән үтәп килде. Бөек Ватан сугышы елларында да газетаның бер генә саны да чыкмый калмаган. Басу станогын кул белән әйләндереп булса да чыгарганнар газетаны. Узган гасырның 90нчы  елларына кадәр хатын-кызлар майга батып бармаклары белән хәреф җыеп утырыр иде. Кургаш эретеп газета битләренең макетлары ясала, ул цех сәламәтлек өчен зыянлы, анда эшләүчеләргә бушка сөт бирәләр.

Газетабызның үзебездә басылуының җайлы яклары бар иде. Хаталар табыла калса тиз генә типографиягә йөгерәбез, ялгыш киткән хәрефне, сүзне алып ташларга, төзәтергә була иде.

Булмый хатынга ярап, дигән җырдагы кебек, райком дигән хөкемдар хаталар булмаган газетадан да гаеп табар иде. Бервакыт газетада район терлекчеләренең социалистик ярышына багышланган куш бит бирдек. Анда бер терлекче ирнең фоторәсеме дә бар. Бар да әйбәт шикелле, әлеге терлекченең исеме, фамилиясе беренче секретарьныкы кебек, туры килсә килә икән дип фикерләшеп тә алдык. Газета чыкканнан соң мөхәррирне, җаваплы хезмәткәрләрне беренче кабинетына чакырып алдылар. “Ничек сез шундый рәсем бирә алдыгыз?” – дип район хуҗасы тәрәзәләр чыңлатты. Ул беренче секретарьның исем, фамилиясен гади бер терлекче йөртә алуына хурланган икән...

Бер хезмәттәшебезнең хикәясе басылгач аны икенче секретарь чакырта. “Иптәш Фәләнов, бу статьягызны кемне күздә тотып яздыгыз?” – ди моңа. “Фәлән Фәләнеч, бу статья түгел, ә хикәя”, – дип аңлатырга тырыша автор. “Шактый сөйләшеп утырдык, – дип сөйләде хезмәттәшебез. – Бер-беребезне аңладык та кебек. Тик ул чыгып китәр алдыннан: “Шулай да син ул статьяны кемне күздә тотып язуыңны әйт инде”, – дип әйтеп калады”.

Бер укытучыбыз тәртипсез укучыларны: “Чәчемне вакытсыз агарттыгыз!” – дип әрли иде. Безнең чәчләр дә күптән агарды инде, юкка түгел, юкка түгелдер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X