erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчәк кенә димәгез, баланың язмышы бозылырга мөмкин...

Видеокамера фаш иткән

Җәй башында Арчадагы ресторан, кафе хуҗаларының берсе белән сөйләшкән идек. “Нинди затлы чәчәкләр алып кайтып утырттык, шуларны урлыйлар, нинди хәл инде бу?! Берәр язма әзерләп булмасмы икән? ” – дип борчылып сөйләде ул. “Ул тирәдә видеокамералар юкмы?” – дип сорадым. “Юк шул”, – диде ул. Аннан: “Ярар инде, газетага да язарга кирәкми. Чәчәк урлаучы ул газета укымый”, – диде. Бүген ул тирәдән чәчәкләренә сокланып карап үтәм. Яраннары бигрәк матур!

Беркөнне районның балигъ булмаган балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклаучы комиссия утырышында катнаштым. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Төштән соң сәгать 2дә башланган утырыш кичке сәгать 5кә кадәр барды. Спиртлы эчемлекләрне еш кулланучы әти-әниләрнең, җәмәгать тәртибен бозган балаларның эшләре каралды. Сүз озынга китмәсен өчен темаларны икегә бүлеп язам. Бүген яшүсмерләр тәртибе турында сөйләшербез.

Язманы чәчәк урлаудан башлаган идек. Хәзер язын утырткан чәчәкләрнең шау итеп утырган вакыты. Матурга күз төшә шул. Ярый ла сокланып, карап кына үтсәң! Язын чәчәк үсентеләрен алып китсәләр, бу юлы җәелеп үсеп утырган чәчәкләрнең берсе савыты белән юкка чыккан. Җәй башында безнең белән сөйләшкән ресторан хуҗасы видеокамера урнаштырган булып чыкты. Ә видеокамера барысын да күрсәтә. Менә шул чәчәккә кагылган яшүсмернең эше комиссия утырышында каралды. Әнисе һәм әтисе дә монда. Бу хәл төнге сәгать 2ләр тирәсендә була. Әтисе: “Без йоклый идек, аның төнлә чыгып киткәнен белмәдек”, – ди. Әллә бер чыгып киткән килеш малай төне буе йөриме? “Юк, – диде әнисе. – Мин аны кичен каршы алам. Сәгать 11 тулганчы өйгә кайта ул”. 18 яшькә җитмәгән балаларга җәйге чорда әти-әниләрдән башка кичке сәгать 11гә кадәр урамда йөрергә рөхсәт. Бердән яшүсмер бу тәртипне бозса, икенчедән, ник ул кеше әйберенә кагыла?! “Мин ул чәчәкне савыты белән бер яктан икенче якка гына күчереп куйдым”, – ди егет. Әмма бу чәчәкне таба алмыйлар. “Син бит аңлатмада чәчәкне кызга бүләк итәргә алдым, дигәнсең”, – диделәр аңа. Яшүсмер утырыштан чыгып киткәч, аның әтисе һәм әнисе белән аерым сөйләшенде. Малайга ата тәрбиясе җитми, дигән фикер әйтелде. Атаның вакыт-вакыт спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы, бу начар гадәтне ташларга кирәклеге турында катгый сөйләшенде. Бәлки яшүсмер әтисенә үч итеп өеннән төнлә чыгып киткәндер?! Ата-аналарга, вакыт табып, балалар белән  аралаша, сөйләшә белергә кирәклегенә, хезмәт тәрбиясенә басым ясалды. Олылар балаларны аңлыймы, аларның эчке дөньясын беләме? Ник яшүсмер төнлә өеннән чыгып китә? Чәчәк кенә димәгез, баланың язмышы бозылырга мөмкин...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышта шулай ук төнлә өеннән чыгып киткән тагын бер яшүсмернең эше каралды. Башны югары тоткан яшүсмер төнге намаздан соң 25 яшьлек абыйсы белән Казансу паркына төшеп киткәнен әйтте. Ни өчен?

...Көннәр һәм төннәр җылы һәм матур тора. Быел җәй бигрәк тә шундый булды. Урамга чыгасы, йөрисе килә. Яшьләрне өйдә тотып булмый. Әмма йөрүнең дә билгеле бер вакыты, тәртибе бар. Төнлә нәрсә булмас?! Әти-әниләргә игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X