erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчләр агармасын өчен

Кемнеңдер 60 яшьтә дә чәчләре төсен җуймый, ә кайбер кешенең 20дә үк чал чәчләре күренә башлый. Чәчләр вакытыннан алда агармасын өчен нишләргә кирәк, шуны белик әле.

Гадәттә, 30-35 яшьтән соң күпчелек кешедә ара-тирә агарган чәч бөртекләре күренә башлый. Моны хәтта 25ләр тирәсендәге яшьләрдә дә күрергә мөмкин. Табиблар чәчнең яшьли агару сәбәбен иң элек нәселдәнлеккә бәйләп аңлата. Янәсе, әбиеңнең дә, әниеңнең дә шулай булгандыр, дип…

Әмма, генетика үзенчәлекләреннән тыш, калкансыман биздәге, гормоннардагы кимчелекләр, шикәр чире, азканлылык та чәчләрнең вакытыннан алда агаруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә чал чәч бөртекләре бик яшьли пәйда булса, кичекмәстән медицина тикшеренүе узарга кирәк, дип яза vatantat.ru. Организмдагы җитешсезлекләрне вакытында белеп, тиешле чаралар күрү чәч агаруны туктатырга мөмкин.

Күңел төшенкелегенә бирелү, туйганчы йокламау, нык ару, организмга аксым, B, D витаминнары, цинк, тимер, кальций җитмәү дә чәчләргә вакытыннан алда чал йөгерүгә китерә. Шуңа күрә стрессларга юл куймагыз: ял итә-итә эшләгез, табигатьтә ешрак булырга, көн саен 8 сәгать йокларга, нерв һәм физик киеренкелектән качарга тырышыгыз.

Чәчләрнең төсен һәм ныклыгын саклау өчен кирәкле микроэлементлардан торган ризыклар: майлы булмаган ит һәм субпродуктлар (иң элек терлек бавыры), йомырка, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, яшелчә, борчак, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, чикләвек һәм көнбагыш ашагыз.

Баш тиресендә кан әйләнешен яхшырту һәм чәч суганчаларын туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен һәр көн саен баш тиресенә 5-7 минут дәвамында массаж (бармаклар яисә массаж тарагы белән) ясагыз.

Чәчләргә ара-тирә маска ясарга онытмагыз. Кычыткан маскасы аеруча файдалы санала. Моның өчен 2 аш кашыгы кипкән кычыткан яфрагына һәм төссез кынага (каһвәтарткычта вакланган) кайнар су салып, ботка хәленә китерергә, шуңа 1 чәй калагы кастор мае һәм 1 аш кашыгы бал өстәп болгатырга. Юылган чәчләргә шушы катнашманы сыларга һәм, полиэтилен башлык киеп, 30-40 минут тотарга кирәк. Бу маска чәчләрнең коелуын киметә, аларга җиңелчә генә төс бирә.

wday.ru сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Ch-chl-r-agarmasin-chen-179870/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X