erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчтем дә, эш бетте түгел

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән басуларда еш булабыз, газета укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирә ул.

Әле менә редакциягә соңгы керүендә дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

– Корылыклы еллар элек тә булган, моннан соң да булачак, – ди ул. – Без моңа күпмедер дәрәҗәдә әзер булырга тиеш. Менә быел райондагы 1400 гектар бәрәңге сугарып үстерелде. “Кырлай” ширкәтендә сугарылган басуларда бер гектардан 300 центнерга якын уңыш алалар. Сугарылмаган урыннарда – 100 центнер.

– Шәхси хуҗалыкларда бәрәңгене кайчан алырга?

– Бәрәңгенең  хәзерге сортлары – уртача өлгерешле сортлар. Элек бәрәңге алу ае сентябрь иде. Сабагы яшел булганда ашыкмаска кирәк. Бүлбеләр тамырдан аерыла башлагач өлгергән була. Алганчы бер атна алдан сабагын урырга. Сабагын  ургач бүлбенең кабыгы калыная, андый бәрәңге әйбәт саклана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кайбер агачлар чәчәк ата дип, аптырап шалтыраталар.

– Андый хәлләр булгалап тора. Барлык үсемлекләрнең, шул исәптән агачларның йоклаучы бөреләре була. Бу нәселне дәвам итү өчен кирәк. Гадәттән тыш хәлләр булганда шул бөреләр уяна. Мәсәлән, сынган агачның калган өлешендә яшәеш дәвам итә. Билгеле, бу вакытта чәчәк аткан үсемлекнең киләсе елга уңышы кимрәк булачак.

– Көзге чәчү дә быел үзенчәлекле шартларга туры килә.

– Туфракта дым бармы, юкмы – чәчәргә! Һәм август аенда бу эшне төгәлләргә тырышырга. Монысы – бер. Икенчедән, үсемлекләрне саклау чараларын үткәрү бик мөһим. Мисалга “Тукай” ширкәтен алыйк. Быел бу хуҗалыкта бер басуда арыш гектардан 28 центнер уңыш бирде. Биологик препаратлар куллану нәтиҗәсе бу. Узган көз бер басуда уҗымнар саргая башлаган иде. Сентябрь аенда гөмбә авыруына каршы составында 11 микроэлемент булган микроашлама белән кыяктан тукландырдылар. Һава шартлары уңай булган, үсү дәвам иткән чор иде бу. Файдасы көздән үк күренде. Менә шул басу гектардан 25 центнер уңыш бирде! Башаклары эре, куелык яхшы. Әмма дым җитмәү, эсселек бөртекләргә тиешле авырлыкны  туплау мөмкинлеге бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X