erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Челтерәпләр ага сулары...

Үзендә генә дә бу икенчесе.

Түбән Мәтәскәдә Рузилә чишмәсе ачылды. Ул Рузилә Хөснетдинова истәлегенә энеләре Даниял һәм Камил тарафыннан эшләнгән.

“Ремонт-механика заводы” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиевның бишенче чишмәсе инде бу. Арчаның үзендә ике, Арча белән Түбән Мәтәскә арасында тау астында “Шакир” чишмәсе бар. Түбән Мәтәскәнең үзендә генә дә бу икенчесе.

– Чишмә ачу – изге эшләрнең берсе ул. Әти-әни, туганнарның исемен мәңгеләштерү өчен уңай әйбер, – диде Даниял Шакирович. – “Бәкер” шифаханәсендә күреп кайтканнан соң чишмә урынына самовар куйган идем. Хәзер бөтен җирдә самовар ясый башладылар. Шуңа бу юлы кофе савыты эшләргә булдык. Үзенчәлекле һәм матур чыкты.

Изгелек эшләгәндә бәясен әйтергә кушмыйлар, диләр. Данил Фәсәхиев та безне кызыксындырган сораудан читкә китте. Үзебезнең эшчеләр, материаллар булгач, сизелерлек түгел, диде. Ә менә суның каршы яктагы тау башыннан торба сузып китерелгәнен исәпкә алганда, сүзсез дә аңлашыла.

– Мәтәскә яклары шулай чишмәләргә бай төбәк, ахры. Шушы тирәдә генә икенче чишмә бит, – дигән сорауга Даниял Шакирович:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бөтен җирдә бар ул. Таба белергә генә кирәк. Кыйбладан, кояш чыккан яктан килгәне йомшак, көмеш сулы ула. Бала чакта ук белән идем инде бу чишмәне, – дип җавап бирде.

Чишмәне ясап кую гына түгел, аны карап та торырга кирәк. Түбән Мәтәскәдә юл өстендәге әниләре Һава истәлегенә ясалган чишмә янында туктаусыз машина. Кешеләр яратып су ала аннан. Тирә-юнен Даниял Шакировичның туганнары карап тора. Чәчәкләр утыртылган, кайчан килмә тәртип, чисталык анда. Арчадан ерак түгел урнашканы бөтенләй тау астында. Халыкка баскычтан төшеп йөрү уңайсызлык тудырмасын өчен тау өстенә бочка куеп, суны насос белән шунда кудыралар. Юлын Даниял Фәсәхиев кыш көне дә даими чистарттырып тора.

.. “Рузилә” чишмәсен ачу тантанасына халык күп җыелган иде. Ул һәр изге эш кебек үк догадан башланып китте. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов авылны матур чишмәләр белән баетып, карап торганы өчен район башлыгы Илшат Нуриев, үзе исеменнән Даниял Фәсәхиевка рәхмәт белдерде. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов та рәхмәт сүзләрен җиткерде, “Рузилә” чишмәсе Рузилә апаның үзе кебек көлеп торачак, дип вәгъдә итте.

– Составы буенча чишмәнең барлык элементлары да нормага туры килә. Суы бик чиста, йомшак, тәмле. Кулланыгыз, игелеген күрегез, – диде Даниял Шакирович кызыл тасманы кисеп чишмәгә юл ачканнан, беренчеләрдән булын суын авыз иткәннән соң һәм чишмә эшләүдә үз өлешләрен керткәннәргә бүләкләр дә тапшырды.

Элек яшьләр чишмә буенда очрашкан, бер-берсенә мәхәббәт хисләрен аңлаткан, чишмә янында кичке уеннар үткән.  Бу көнне дә татар халкының милли киемнәрен кигән кызлар шул вакытларны искә төшерделәр, җырлы-биюле түгәрәк уен күренешен күрсәттеләр. Чишмә янында күңел ачу дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X