erid:2VtzquqpS7d
Челтәрле коймак пешерәбез
Арча яңалыклары

Челтәрле коймак пешерәбез

Челтәрле коймак

Ул болай әзерләнә. Ярты литр сөткә яхшы итеп тугланган 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 3 чәй калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 2 стакан он салып туглыйбыз. Камыр өстенә 1 стакан кайнап торган су салып бутыйбыз. Аннары 3-4 кашык үсемлек мае салабыз, яхшылап туглыйбыз.
Камыр әзер. Кызу табага юка гына итеп салып, ике яклап кыздырып алабыз.

Мондый коймакның эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, бал, төрле кайнатмалар белән чәй эчәргә дә бик тәмле ул.

Фото:pronedra.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Chelt-rle-koymak-220882/


Нет комментариев