erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чемпион Арчаның 6нчы мәктәбендә укый

Үзебезнең көрәш чемпионнарын белеп торыйк.

Арчаның 6нчы мәктәбендә 15 март иртәсе татарча көрәш буенча Россия чемпионы Динияр Моратовны тәбрикләү белән башланып китте. 9 Б сыйныфында укый. Яхшы укый. Ул әле яңа гына Казанда булып үткән Россия чемпионатында җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Аңа кадәр ике тапкыр Татарстан чемпионы булган иде. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин чемпионны тәбрикләде һәм рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Диниярның әнисе (элеккеге хезмәттәшебез, радиода эшләде, бүген 6нчы мәктәптә укыта) Гөлшат ханымны һәм әтисе Рафаэль Моратовларны котлыйбыз! Шундый тәртипле һәм тырыш ул үстергәннәре өчен. Динияр игезәк балаларның берсе. Кыз туганы Ләйлә дә уку алдынгысы, бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X