erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәш тренерларының берсе Мөрәледә яши

Мөрәледән Марат Әхмәдиев -- яңа гына Татарстанда көрәшеп чемпион калган Рәниф Нурисламовнаң авылдагы тренеры.

Сарай--Чокырча авылыннан Айдар Мөхәрләмов авыр үлчәүдә 3нче урынны алды. Аның да тренерларының берсе Марат Әхмәдиев. Сүз Алабугада яңа гына булган татарча көрәш ярышы турында бара.

Без Марат Әхмәдиевны редакциягә кунакка чакырдык.

-- Мин күләгәдә калырга яратам, мине мактап язмагыз, -- диде ул. -- Хәзер аларның тренерлары башка. Рәниф педагогика көллиятендә укый, тренеры -- Фәнис Зарипов. Айдар Үрнәктә, тренеры Илүс Әскәров. Егетләр ышанычлы кулларда.

Марат кызыклы шәхес. Ярышларда ничек итеп көрәшчеләре өчен ут йотканын күрсәгез иде сез! Менә хәзер сикереп чыга да үзе көрәшә башлый дип уйлыйсың. Кызыклы әңгәмәдәш тә ул. Аның зур кулларына игътибар итми калмыйсың. Сөйләшә торгач, аның әнисенең әтисе Салихҗан Абдуллинның данлыклы көрәшче булганын да белдек.

-- Мәскәүдә көрәшеп, кара айгыр алып кайткан кеше ул безнең бабай! -- дип тә шаккатырды. -- Сугышта үлгән. 

-- Алабугада көчле көрәшчеләр җыелган идеме? -- дип сорыйбыз.

-- Хәзер көчсез көрәшчеләр ярышка килми. Бөтенесе җиңәм дип килә. Бу юлы да шаккаттым: конкурентлар көчле иде!

Марат үзе 10 яшьтән көрәшә. Республикада җиңгән вакытлары булды. Беренче тренеры -- Шәйдулла Сәләхов. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Ник алга таба да шөгыльләнмәдегез? Әллә нинди зур җиңүләргә ирешкән булыр идегез. 

-- Минем үкенеч бу. Авыл сабантуйларына карап ятканбыз.

- Сез көрәшчеләр тәрбиялисез. Иң мөһиме нәрсә?

-- Беләктәге көч берни түгел. Рухи яктан нык шәхесләр тәрбияләргә тиеш без.

Хөрмәтле сайтны укучылар, калганын район газетасыннан укырсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Подкупной тренер!

    2
    X