Реклама
Михаил Черепановны Арчада белмәгән кеше юктыр. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбыз язмышын ачыклауга зур өлешен кертә ул.
7 февральдә бу игелекле кеше “Ватан өчен” дип аталган тарихи-патриотик клуб әгъзалары (көллият студентлары) белән Арчага кайткан иде. Арча педагогия көллиятендә үткән дулкынландыргыч очрашуда сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән 15 якташыбызның кайда һәлак булуы турындагы документларны тапшырдылар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз