erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр

Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Февральдә мониторг ясыйбыз, шуңа күрә бу айда чикләүләрне бетерүне планлаштырмыйбыз. Әгәр вазгыять бүгенге кебек уңай булса, мартта чикләү чараларын бетерү турында мәсьәлә һичшиксез каралачак», — диде спикер

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марина Патяшина сөйләгәнчә, әлегә төнге клубларга эшләргә рөхсәт итүләре икеле, чөнки бу күңел ачу оешмалары белән Татарстанда яшәүчеләрнең беразы гына кызыксына һәм төнге клубларны ачуга ихтыяҗ зур түгел.

«Чикләү чараларын бетергәндә, аларны керткән вакыттагы тәртип буенча эш итәчәкбез. Яз көне чикләү чараларын кертүнең беренче, икенче һәм өченче этабы буенча федераль Роспотребнадзор хезмәтеннән методик киңәшләр булган иде. Чикләүләрне шул ук эзлеклелектә бетерүне максат итеп куябыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

 http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tatarstanda-kovidka-byle-chikllrne-beterg-byle-kararny-martta-kabul-itchklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X