Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чишмәләр – табигать могҗизасы

    Ташкичү чишмәләре турындагы язманы ничек башлыйм икән дип утырганда бер газета укучыбыз килеп керде.

    – Матур итеп эшләнгән чишмәләр турында язып торасыз, аларның бөтенләй кеше яшәми торган урыннардагылары да бар, – диде ул. – Мин үтеп барышлый гына Кәдрәк авылына кереп чыккан идем. Чишмәләре шаккатарлык хәлдә,  юлы да начар, суы да тамчылап кына ага, шуны рәтләтергә булышмассызмы икән?

    Каләмне куеп торып Татар Кәдрәге авылына чыгып китәргә туры килде. Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы   Роберт   Һидиятуллин бу эшендә әле яңа гына, шушы көннәрдә генә район Советы депутаты булып сайланды. Бергәләп авылның бердәнбер чишмәсенә төштек. Безгә су савытлары тоткан авыл агае да иярде.

    – Менә үләнне чабып юлын ачтым, – дип сөйләп төште ул. – Элегрәк төп чишмә әнә сул яктарак иде, хәзер аны чытырманлыклар басып китте. Менә шуннан алабыз суны, тик бик начар ага, озак көтәргә кирәк.

    Кайчандыр чишмәне рәткә китереп маташканнар, түбә шикелле нәрсәсе дә бар. Әмма бу инде күптәннән эшләнгәнгә ошаган, суы да торбадан акмый, аска киткән.

    – Авыл кешеләрен җыеп сөйләшеп карарга исәп, – ди авыл башлыгы. – Үзара салым акчасына төзекләндерү өчен чишмәне рәсми рәвештә теркәтергә кирәк, бу үзе үк мәшәкатьле, чыгымлы эш. Елгадагы ауган-түнгән агачларны да чистартмыйча булмый.

    Авылда 11 йортта яшәүчеләр рәсми теркәлгән, 30лап йортның калганнарын дача итеп файдаланалар. Авыл олы юл янәшәсендә урнашкан, бик уңайлы урында. Әмма урамы күптән каралмаган, начар хәлдә.

    Элек-электән чишмәләрне авыл кешеләре карап тоткан, аларның күбесенең исемнәре дә чишмәләр белән бергә яши. Соңгы елларда районыбыз чишмәләрен төзекләндерү буенча якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин күп эш башкарды. Мондый мисалларны күп  китерергә мөмкин һәм, Кәдрәккә чакырган газета укучыбыз әйткәнчә, без алар турында язып торабыз.

    Районыбыз кешеләрен сәламәтләндерүгә зур өлеш кертүче Вафин Әнвәр Нәүфәл улы – Ташкичү авылыннан. Гаять тыйнак кеше ул, ялы вакытында туып-үскән йорты янындагы чишмәне төзекләндерү белән мәшгуль булуын очраклы гына белдем. Бу турыда бик яздырырга да теләмәгән иде.

    – Минем генә эш түгел, күп кешенең өлеше керде, – диде ул. – Бу чишмә минем балачак, яшьлек истәлеге дә.

    “Ташкичү” ширкәте җитәкчесе Рәдис Хәбибуллин энесе Илфат белән бер чишмәне ничек матурлап куйган!

    – Шәйхи чишмәсе дип  йөртәләр аны, – диде ул. – Без шуны чистартып, матурлап куйдык.

    Чишмәләр – табигать могҗизасы. “Ватан” хуҗалыгы басулары буйлап югары көчәнешле линия баганалары утырталар. Бер багана төбеннән чишмә тибеп чыкмасынмы!

    – 2010 елгы корылыкта да суы бетмәде аның, – ди баш агроном Габдрәис Рамазанов. – Монда печән җире иде, пай өчен печән бирдек, бөтен кеше шушы чишмә суын эчте.

    Әлеге чишмә суының чисталыгын күрсәгез! Байкал күленең төбе күренә, диләр бит, бу да шулай.

    Ильяс Фәттахов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: