erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чиста күңелле кеше иде

1988-1999 елларда Арча үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Илдар Камаловның вафатына бу ялда кырык көн була

 

Эшләре, гамәлләре белән матур эз калдырып киткән кешеләр турында матур итеп язасы да килә. Кызганыч без аларны кеше үзе исән чагында күрмибез, соңыннан гына искә төшерәбез.

Илдар Камалов Шушмабаштан. 1984 елда туган авылындагы участок хастаханәсенә баш табиб булып кайта ул. Шунда район тарихында беренче тапкыр балчык белән дәвалауны кертеп җибәрә. Ул балчыкны “Бакирово” шифаханәсеннән алып кайта.

– Безгә Арча хаста-ханәсеннән җибәрделәр бит аны. Бик яхшы, ышанычлы кеше иде. Коллектив өчен дә янып торды, сүз тидертмәде, һәрчак яклап чыкты, – диде аның белән күп еллар бергә эшләгән Шушмабаш хастаханәсе участок педиатры Гөлшат Сәйфетдинова. – Әйе, балчык белән дәвалауны ул куллана башлады. Әмма Илдар Камаловның башкарган эшләре аның белән генә бетми. Булган кеше иде ул. Бик күп яңалыклар кертте. Яңа машиналар кайтартты. Өр-яңа җиһазлар, физиодәвалау кабинетына яңа аппаратуралар алды. Ике хезмәткәргә фатир салдыртты. Ул вәгъдә бирә икән, сүзен үтәми калмый иде. Чын ир-ат иде.

Арча хастаханәсенә баш табиб булып килгәч тә Илдар Камалов шушы эшләрен дәвам итә. Ул һәрчак яңалыкка омтыла, үзгәреш кертү турында хыялланып яши. Арча поликлиникасы ул килгәч төзелә, хастаханәдә нык-лап төзекләндерү эшләре башкарыла, территория асфальтлана, машина паркы киңәйтелә.

– Бирегә килгәч ул яңа белгечләр дә кайтартты. Бездә аңа кадәр эндокринолог, анестезиолог, травматолог юк иде. ФГС (фиброгастроскопия), УЗИ эшли башлады, ВТЭК ачылды. Яңа Кенәрдә  хастаханә төзелде. Белгечләргә бик күп фатирлар бирелде. Мелио-

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

раторда йорт төзелде. Аны хастаханә йорты дип йөртәләр иде, – диде  авылдашы, күршесе, озак еллар бергә эшләгән хирург Венер Газизуллин. – Мин аны кечкенәдән беләм. Күршеләр идек, бергә балалар бакчасына йөрдек. Бергә эшләдек. Таләпчән, эшне җиренә җиткереп башкаручан кеше иде.

– Чын оештыручы иде ул. Кешенең хәленә керә белде. Тыштан катырак характерлы булып тоелса да, күңеле белән чис-та кеше. Армиядә хезмәт иткән. Күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән дә бүләкләнгән. Өч баласын укытты, кеше итте. Аларга фатирлар алып бирде. Мин аны хөрмәт белән искә алам, – диде аның белән озак еллар бергә эшләгән теш табибы Дамир Әхмәдуллин.

1999 елдан Илдар Камалов “Крутушка” шифаханәсендә баш табиб, 2010 елдан Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе урынбасары булган.  

Хатыны Гөлфинур ханым да ире турында елый-елый сөйләде. “Искиткеч кеше иде. Гаилә дип яшәде. Миңа да, балаларга да бик игътибарлы булды. Авырыйм, дип зарланганын хәтерләмим дә. Казаннан көн дә кайтып йөри иде. Бу көнне юлда кайтышлый кияүгә шалтыраткан. “Кәефем китте әле”, – дигән. Кияү күршегә хәбәр биргән. Улым белән каршысына киттеләр. Мин сөйләшеп тә алдым әле аның белән. “Күкрәк кыса”, – диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән. Өйгә кайтып җиткәнче үлгән иде инде”. Бик авыр. Урыны оҗмахта булсын.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X