erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чистайда бар, Арчада юк

Ни өчен бу турыда сөйлибез? Арчада да булсын иде ул. Моннан берничә ел элек Арчада спорт тормышына багышланган музей оештырырга җыенганнар иде...

Чистай, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Чистайда Шәһәр көненә багышлап, «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе бинасында «Чистай шәһәре һәм районының спорт тарихы» дип исемләнгән экспозиция ачылды. Аны булдыру идеясе белән «Бетар» компанияләр төркеме президенты Владимир Зайцев янып яши.

Спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин, спорт ветераны, туган якны өйрәнүче Георгий Лыков ярдәме белән шәһәр һәм районның тарихи спорт үткәне турында материаллар туплана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Стендлар ярдәмендә һәркем шәһәр һәм районның төрле дәрәҗәдәге ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылары турында белә, аларның уңышлары һәм казанышлары белән таныша ала. Экспозициядә Олимпия уеннарында катнашучылар, атказанган спорт мастерлары, тренерлар, физик культура хезмәткәрләре, аларның уңышлары һәм казанышлары турында материаллар тәкъдим ителгән.

Биредә шәһәрдә һәм районда спортны үстерүгә үз өлешләрен кертүче, спортчыларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләр турында да белергә мөмкин Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/12-09-2021/chistayda-sport-tarihy-turynda-ekspozitsiya-achyldy-5837286.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X