Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чит илдән кайткач анализ тапшырмаган райондашларга җинаять эше ачылган

    Чит илдән кайтучылар анализ тапшырырга тиеш

     

    РФ Хөкүмәтенең 2004 елның 1 декабрендә чыккан 715 нче номерлы “Тирә-яктагыларга куркыныч тудыра торган авырулар һәм социаль мөһим авыруларның исемлеген раслау турында”гы карары нигезендә, һава-тамчы юллары белән йогучы коронавирус инфекциясе әлеге исемлеккә кертелгән. Шуңа күрә эпидемиягә каршы санитар таләпләрне үтәү мәҗбүри. Әлеге юнәлеш буенча Арча районында эш алып барыла.

    Реклама

    7 нче карар нигезендә, Россия Федерациясенә һава юлы белән кайткан Россия гражданнары өч көн эчендә коронавирус инфекциясенә лаборатор тикшеренүләр узарга һәм тикшеренү нәтиҗәләрен ЕПГУга урнаштырырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәгән ике райондашыбызга карата административ эш ачылды һәм судка җибәрелде, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль идарәсе белгеч-эксперты Алинә Зарипова.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: