Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чүп үссә үссен, хәтта печән дә чәчә күрмә. Югыйсә...

    Эш зурга китә: судка бирәләр, өйгә приставлар килә, арест салалар.

    Көз җиттеме, физик шәхесләр алдында тагын бер проблема – күчемсез милек, транспорт, җир өчен салым түләү килеп баса. Аның срогы да кыскарып бара, 1нче декабрьгә санаулы көннәр генә калды.

    Утар Аты мәдәният йортында узган зона җыелышында көн кадагына да  шушы тема куелды. Җыелышны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Анда район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев, Росреестр идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге хезмәткәре Айдар Зарипов, өлкән дәүләт салым инспекторы Зөлфия Зыятдинова, шулай ук эколог Талия Хурамшина катнашты.

    Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева үз җирлекләрендә салым түләүнең торышы белән таныштырып үтте.

    – Салым җыю эше кызу темплар белән бара. Квитанцияләр алып кайтып бирдек. Һәркемгә шәхси якын килергә тырышабыз. Җирле халык түли. Вакытында түләмәгән очракта пенялар киләсен дә белә. Шулай да арада сирәк булса да түләмәүче кешеләр дә бар. Алар я читтә яши, я элемтәгә керүе кыен, – диде ул. – Бәлки, бу кешеләргә суд приставлары аша чыгаргадыр?

    Фәнис Исмәгыйлев гомумән районда салым җыюның торышы белән таныштырды.

    – Салым җыелмаса, хезмәт хакы да булмый, юллар да салынмый, бернинди эш бармый. Закон күзлегеннән чыгып караганда, үзеңә тиешлесен түләсәң, үзең үк тыныч буласың. Мөлкәтең бар һәм син аннан файдаланмыйсың, йорт булса, яшәмисең, җир булса, эшкәртмисең икән, иң яхшысы – сатып җибәрү. Сатмыйсың икән, салым түләп барасың инде. Мәсәлән, машина капка төбендә тик тора, диләр. Ул очракта да аңа барыбер салым килә. Тракторлар бар. Йөриме ул, юкмы, исемлектә торгач, салымын да түләтәләр, – диде ул. – Югыйсә, эш зурга китә: судка бирәләр, өйгә приставлар килә, арест салалар. Салым органы тарафыннан һәр нәрсә ныклы контрольдә тотыла.

    Салым инспекторы Зөлфия Зыятдинова аңа өстәп салып түләү өлкәсендәге ташламалар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.

    Реклама

    – Пай җире инвесторда, салымны без түлибез. Аның өчен әйберләтә бирәләр, әмма шул суммадан да салым тотып калалар. Бу шулай тиешме? – дип кызыксынды берсе.

    – Җир – синең үз милкең. Арендага биреп торган өчен әйберләтә түлиләр. Ул – синең керем. Ә керемнән салым алып калынырга тиеш.

    – Җир салымына пенсионерларга ташлама бар. Пенсия яше арткач, ул лаеклы ялга киткәч кенә ясаламы?

    – Хатын-кызларга – 55, ирләргә 60 яшь тула икән, безгә килеп гариза язарга кирәк. Пенсия чыкмаган килеш тә ташламадан файдалана аласыз, – диде Зөлфия Зыятдинова.

    – Төп җиргә бәйләнмәгән, башка урында булган җирләрне дә рәсмиләштереп куярга кирәк. Килеп тикшергән очракта штрафы 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр. Закон шулай куша, бернишләтеп булмый, – диде Айдар Зарипов.

    – Бүгенге очрашуның максаты – салым түләмәүчеләр белән очрашып сөйләшү иде. Салым без уйлап чыгарган әйбер түгел. Ә законны без үтәргә тиеш. Киләчәктә һәр җирлек үзе акча табып, үзе шуны тотарга тиеш булачак, – диде Гөлнара Гарипова бу мәсьәләгә нокта куеп. – Салымы түләнмәгән кеше хәзер хәтта чит илгә дә чыга алмый.

    Җыелышта шулай ук авыллардан чүп җыеп алып китүче төбәк операторлары турында да сүз булды. Бу мәсьәлә буенча да авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларын бирде. “Монда әле аңлашылмаган урыннар бар. Әмма яңалык һәрвакыт авырданрак керә, киләчәктә барысын да хәл итеп бетерерләр”, – дигән фикер җиткерелде җыелышта.

    Гөлсинә Зәкиева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: