Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Чүплекне “үз иткәннәр”

    Районда чисталык икеайлыгы бара. Ул беренче апрельдән башланды һәм 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

    Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә юлдан кайтып керми, районның һәр почмагында булып, чисталык тикшерә. Ә узган атнада идарә җитәкчесе Ленар Касыймов, беренче разрядлы белгечләр Ләйсән Фарухова, Ләйсән Зәйнуллина белән без дә рейдка чыктык.

    Маршрут алдан билгеле иде – Иске Йорт авылыннан ерак түгел урнашкан санкциясез чүплек. Белгечләрне Өчиледә Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров каршы алды. Ленар Касыймов басуда җир эшкәртүче трактор янында туктап, йөртүчесен дә үзләре белән барырга чакырды. Нәрсәгә? Соравыбызга җавапны урынга баргач таптык.

    Бу җирләр Мәҗит Нургалиевныкы икән. Соңгы вакытта әлеге чүплекне якын-тирә авыллар халкы бик “үз иткән”. Кеше басуы булуы турында да онытып, арбасы-арбасы белән генә чүпне (йөге белән диюебез шуңа, капчык күтәреп ташый торган ераклыктагы урын түгел) китереп кенә аударганнар. Кайберләре елгага төшереп түккән (авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Яңа Кырлай авыл җирлегенә кушылганчы бу урын чүплек саналган һәм хәтта юлы да сакланган), икенчеләре алай азапланып тормаган, елга кырыена, басуга гына ташлап киткән. Шуның нәтиҗәсендә Мәҗит Нургалиев ул тирәләрне эшкәртә дә алмый, әйләнеп үтәргә мәҗбүр.

    – Җил очыртып бөтен басу чүп – кәгазьләр, полиэтилен каплар... – белән тула. Кичә генә 10-12 капчык җыйдырган идем, бүгенгә тагын шул хәл, – диде ул басуга таралган чүпкә күрсәтеп.

    Тирән елга. Як-ягы чүп белән тулган. Өске якта да шул хәл булган, эттергәннәр, тик яңадан шунда ук чүп китереп түккәннәр. Үлчәделәр. Чүплек 875 квадрат метр мәйданны били. Машиналар белән авылларга килеп чүп җыеп йөрү башлангач, мондый урыннар беткән, дип уйлый идек инде. Чыннан да, алар юк диярлек. Ә менә Чиканас, Өчиле, Иске Йорт авыллары халкы башкачарак уйлый икән шул. Нигә нәкъ менә ул авыллар? Кем чүп ташлаганны каян белсеннәр, диярсез. Без дә шулай уйлый идек. Тик белгечләр үз эшләрен яхшы башкара. “Кем ташлаганын хәзер беләбез”, – диделәр дә кулларына перчатка киеп дәлилләр “эзли” башладылар.

    Алар эш белән мәшгуль вакытта без дә тик тормадык. Китереп ташлаган әйберләрне барларга тотындык. Ниләр генә юк анда. Капчыгы белән каз мамыгы (ике мендәр ясарга була), кочагы-кочагы белән сарык йоны, иске такталар (хәзер авылда прачка да якмыйлар микәнни соң?), памперслар, киемнәр... Төгәл генә әйтә алабыз, берсе чормасын бушаткан. Ул өр-яңа диярлек балалар киемнәрен күреп йөрәк әрнеде. Бала киемен ничек чүплеккә илтеп ташларга була инде? Яхшылап юып, мохтаҗларга бир. Азмыни андыйлар.

    Шул арада эзләүчеләр дәлилләрен күрсәтә башлады. Берсе теш табибына барган, түләү кәгазен тотып аткан. Исем-фамилиясе генә түгел, телефон номерына кадәр бар. Икенчесе кабы белән визит карточкасын ташлаган. Үзе турында барлык мәгълүматлар белән. Өченчеләренең штраф түләргә дип килгән квитанцияләре. Бер кәгазь юлны балалар бакчасына күрсәтә... Кыскасы, алар хәйран җыелды. Кайсы авылдан икәннәрен дә ачыкладылар. Бу юлы исем-фамилияләрен әйтеп тормаска булдык, әмма кайберләре белән телефон аша элемтәгә кердек.

    Ни өченме? Безне бер сорау гына кызыксындырды. Хәзер авылларга кадәр чыгып махсус машиналар белән чүп җыйнап йөрүче “Экосити 116” ширкәте бар. Шуның өчен һәр гаиләдән кеше башыннан акча алалар. Тиеннәр генә дә түгел, ай саен түли башлагач, шактый җыела. Кап белән капка төбенә чыгарып куясың да, килеп алып киткәннәрен көтеп ятасың. Шуның кадәр түләп тә бензин тотып чүплеккә илтеп түгү нигә кирәк? Әллә бу авылларга килмиләр микән?

    –  Чүпне җыялар, анысы. Ферма бар безнең. Такталарны ягарга шунда алып менәм. Калайлар – тимер-томырга. Әти Арчага йөри, күбрәк ул алып китә. Безнең гаилә зур шул. Көн саен күп чүп җыела, – диде берсе. – Аннан апрельдә, юл бозыла, дип килмәделәр.

    – Ни өчендер безнең авыллардан чүп ике атнага бер тапкыр гына җыела. Апрель ае буйлап бөтенләй күренмәделәр. Авыл эчендәге юл бозыла, дигән сәбәп белән. 3 майда гына килделәр. Капчыкка тутырып куелган чүпне генә алалар. Агач ботакларын калдыралар. Аларны алырга да тиеш түгелләрдер инде. Тик хәзер бөтен кешедә газ, теләсә кайда яндырырга ярамый. Кая куйсын инде аны халык? Шул Иске Йорт чүплегенә илтә.  Күршеләр чүп түккәндә ирем дә арбаларына салып җибәргән. Күрми дә калдым, – диде икенчесе. – Аннан Иске Йортның электән калган чүплеге бит ул. Аны авыл җирлегендә беләләр. Яхшы итеп эттерелсә, халык та чүп ташламас иде.

    “Экосити 116” ширкәтенә шалтыратып, аңлатма бирүләрен сорадык.

    Реклама

    – Чүп җыярга авылларга без ике атнага бер тапкыр чыгабыз. 11 апрельдән 24 апрельгә кадәр барылмады. Авыл юлларын бозмау максатыннан. Район башкарма комитетыннан килгән хат нигезендә, – диде диспетчер-логист Алинә Фәйзрахманова. – Без капчык-ларга тутырылган көнкүреш калдыкларын гына җыябыз. Закон буенча, агач материаллары, ботаклар, шиналар һәм башка көнкүрешнеке булмаган чүп-чарны алмыйбыз.

    – Шәһәрдә акча түләп зур контейнер китертеп була. Ә авыл җирендә яшәүчеләргә нишләргә?

    – Анысын урнаштыруны кеше үзе хәл итә.

    “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка шул сорауны бирдек.

    – Арчадан 15-20 километр ераклыктагы авылларда яшәүчеләр дә контейнер сорый ала. Тик бу очракта километр-дан чыгып юл бәясе дә өстәлә, – дип аңлатты ул. 

    – Ә авыл җирлеге?

    – Алар зиратлар, урамнар чистартканда гына контейнер сорап безгә мөрәҗәгать итә.

    “Хәзер безгә нәрсә була инде?” – диләр әлеге кешеләр борчылып.

    Кызыклы сорау? Һәм без аны чисталык сагында торучы белгечләргә бирдек.

    – Чүп алып барганнарын күрсәк, кисәтү ясыйбыз. Безнең максат штраф салу түгел, чүплекләрне юкка чыгару. Чүп ташлаган урыннарны күрсәк, фотога төшереп алабыз, чистартырга кушабыз. Аннан тагын килеп тикшерәбез, фотога төшерәбез. Татарстан республикасының экологик картасы бар, фотоларны шунда җибәрәбез. Кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган әйберләр булган очракта беркетмә төзелә. Чүпле урыннарга тап булган очракта безгә хәбәр итә алалар. Аноним да, электрон вариантта да җибәрергә мөмкин. Икенче очракта үзе турында мәгълүматлар язарга кирәк булачак. Әмма ул турыда өченче кешегә җиткерелми, – дип аңлаттылар безгә. – Ә бу очракта без эшне прокуратурага бирәбез. Суд районга әлеге кимчелекне бетерергә дигән бурыч куя. Чүпне ташларга мөмкинлек тудырган авыл җирлеге штраф түли. Күләме 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.

    Чүп ташлаучылар шуннан үзләре нәтиҗә чыгара инде. Үз гаепләрен аңлаганнар, әлбәттә. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: