erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чулпан Ситдыйкова: "Вакцина ясаганнан соң беренче өч көндә бигрәк тә саклану кирәк"

Хәл катлаулы. Хастаханәдә 63 кеше, өйдә 400гә якын кеше дәвалана. Саклану чарасы – вакцина.

Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.

– Чулпан Равилевна, төрле кеше бар: берәүләр вакцина ясатудан курка, икенчеләр ясата, өченчеләр коткы тарата һәм шуңа ышаналар да. Ул коткыларны танышларым миңа да ватсапка җибәреп торалар. Аларны ачып тыңлый башлыйм да, нәрсә икәнен аңлагач, “пүчтәк” дип, юкка чыгарам. Ә бит шуларга ышанучылар бар. Һәм вакцинага каршы “мөгезләрен” терәп куялар. Беркөнне ватсапка тагын бер видео килгән. Янәсе, Ковид-19 кеше санын киметер өчен уйлап табылган (ярар, аңа ышаныйк та ди). Янәсе, вакцина ясатып исән калганнарны биоробот итәләр икән, дөнья элитасы дөньяны үз кулына алу максатыннан биороботлар белән чип ярдәмендә идарә итәчәк икән. Миңа җибәрелгән видеода тагын шул да күрсәтелгән: вакцина кадалган урынга магнитны якын китерсәң, ул урын магнитка ияреп күтәрелә. Ышанмасам да, вакцина ясаткач, кызык өчен укол кадаган урынга магнит куеп карадым, әмма күтәрелмәде.

– Коронавируска каршы вакцина ул яңа продукт. Күп еллар сынау узмаган продукт. Әмма дә ләкин ул моңа кадәр сыналган, кулланышка кертелгән вакциналарга нигезләнеп ясалган. Шуңа да шикләнеп караулар һәм төрле коткыларга ышанулар нигезсез. Вакцина белән магнитланган чип кертү мифын галимнәр инкарь итте. Нинди чип? Нинди магнит? Безгә чип кертүдән нинди мәгънә? Бу кемгә кирәк?! Бу ышанырлык нәрсә түгел.

– Коронавируска каршы вакцина нәрсә ул? Аны кайберәүләр организмга коронавирусның үзен кертәләр, дип белә. 

– Вакцинада коронавирус бар дип ышанганнар, дөрестән дә, вакцина ясатудан курка. Ул вакцина турында мәгълүмат җитмәгәнлектән килә. Сер түгел, вакцина ясатуга авыртып китүчеләр бар икән, бу әле вакцинада коронавирус бар дигән сүз түгел. Иммун системасы вируска каршы тәнчекләрне тиз арада эшләп өлгерә алмый, ул берникадәр вакыттан соң гына барлыкка килә. Вакцина ясатуның беренче көннәрендә  антитәнчекләр барлыкка килергә өлгермәгән була. Шул чорда кеше авырып китәргә мөмкин. Шуңа да вакцина ясаганнан соң беренче өч көндә бигрәк тә саклану кирәк. Мөмкинлеге булганнарга күбрәк ял итәргә, авыр эш башкармаска, салкын тидермәскә, кеше күп җыелган урыннарга бармаска, җәмәгать урыннарында битлек, перчатка кияргә, кулларны сабынлап юып торырга кирәк.

– Вакцинада коронавирусның юклыгын гади генә аңлатып үтсәгез иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Вакцина препаратында коронавирус юк. “Спутник V”, “ЭпиВакКорона”, “Спутник-Лайт” вакциналарында коронавирусның аерым антигеннары гына бар. Ә “КовиВак” вакцинасында булган коронавирусның яшәү һәм авыру китереп чыгару сәләте юк ителгән. Вакциналардагы коронавирус турындагы мәгълүмат безнең иммунитет системасына тәэсир итә һәм шуның тәэсирендә организмда коронавируска каршы көрәшүче тәнчекләр барлыкка килә башлый. Вирусологлар антигеннар 42 көн эчендә барлыкка килә, ди. Шуңа күрә прививка алган кешегә шушы чор эчендә инфекциягә бирешмәс өчен сакланырга кирәк.

– Ә менә вакцина кешедәге нәсел мәгълүматын саклаучы макромолекула ДНКны боза дигән имеш-мимешкә ничек карыйсыз?

– Бүгенгесе көндә бу мәгълүмат та чынбарлыкка туры килми. Галимнәр тарафыннан башкарылган өйрәнүләр моны инкарь итә.

– Районда күпме кеше вакцина ясатты?

– 20 октябрьдә 15 меңенче кешегә вакцина ясалды. Ул – Арчада яшәүче Фәния Әмирова. Үзенә “Мин вакцина ясаттым” дигән значок та бүләк иттек. Хәзер вакцинаны активрак ясата башладылар. Чөнки куркыныч йогышлы чир икәненә ышана баралар. Ә бердәнбер саклану чарасы – вакцина. Урыннарга барып, вакцина ясыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X