erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чын дуслык армиядә таныла

Һәр ел ноябрь аенда Россиядә армия хезмәтенә чакырылучылар көне билгеләп үтелә.

Районда да бу көн тантаналы шартларда оештырыла. Анда булачак ил сакчылары, аларның әти-әниләре, отставкадагы хәрбиләр, район җитәкчеләре чакырыла.

Быел да традиция буенча “Казан арты” тарих-этнография музеенда бик матур очрашу кичәсе булды. Анда әти-әниләре белән көзге чакырылышта армиягә китүче егетләр дә катнашты.

– Бөтен ир-егет тә армия сафларында хезмәт итә алмый. Армия хезмәте сәламәт, нык характерлы, авырлыклар алдында тез чүкми торган чын ир-егетләр өчен, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм егетләргә үрнәк йөзеннән 1974 елда хезмәт иткән 65 яшьлек Харис Габдулла улының хәрби комиссариатка юллаган хатын укыды.

“Мин Пензада хезмәт иттем. Частьта 1500-1600 солдат идек. Төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәдек. Безне күпмилләтле илебез берләштергәнгә горурлана идек. Яшьләр арасында патриотик тәрбия алып барганыгыз өчен рәхмәт. Чөнки яшьләр – безнең киләчәгебез һәм ышанычыбыз”, – дигән юллар бар иде анда.

– Бу хатны ул юкка гына язмаган. Үзе белән хезмәт иткән кешеләрне эзли. Чөнки армиядә генә чын һәм гомерлек дуслар табыла. Еллар үткәннән соң да алар онытылмый, – диде хәрби комиссар. – Бүгенге көндә безнең районнан 170 кеше илнең төрле төбәкләрендәге хәрби частьларда хезмәт итә. Һәр часть белән элемтәдә торабыз, егетләребезне игътибар үзәгеннән югалт-

мыйбыз. Ә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр барган көзге чакырылышта тагын 74 егет (ике районга) хәрби бурычларын үтәргә китәчәк. 24е – шушы көннәрдә. Егетләр, онытмагыз, чын дуслык иң беренче армиядә таныла.

Традиция буенча хәрби комиссариат безнекеләр хезмәт иткән һәр хәрби часть белән элемтәдә тора, егетләребезгә характеристикалар соратып ала. Алар армиягә китүче егетләребез алдында тантаналы төстә әти-әниләренә тапшырыла. Бу көнне дә ике егетнең әти-әнисе сәхнәгә күтәрелде.

– Бабай 7 ел сугышта булган, әти – өч, мин ике ел хезмәт иттем. Сезгә бер ел гына эләгә. Шуны да бушка уздыру, диләр. Барыгыз, хезмәт итегез, тормышка әзер булып кайтыгыз, – диде берсенең әтисе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Армия хезмәте – сезнең өчен тест тапшыруга тиң. Үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны гына танытыгыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов. 

Отставкадагы хәрбиләр Ринат Галеев, Марат Әхмәдуллин, Юрий Козлов, Сергей Баһаветдинов та егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр.

– Элек-электән гаиләдә туган ир бала илне саклау-чы итеп тәрбияләнгән. Армия тормышының барлык авырлыкларын җиңеп чыгыгыз, иптәшләрегезне

саклагыз, исән-сау кайтыгыз, – диделәр алар.

Очрашуның икенче көнендә 15 егет Арча районы шефлык иткән Саратов өлкәсендәге хәрби частька китәргә тиеш иде. Бу хакта ишеткәч, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмә-гать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән вакытында бу частьта булуы турында әйтте, истәлекләре белән уртаклашты.

– Без барган елны анда Арчадан бер кеше генә иде. Әмма без Татарстаннан килгән егетләрнең барысын да җыйдык, Мәдәният йортында концерт күрсәттек, өстәл әзерләп милли ризык-лар белән сыйладык. Соңыннан шефлык итү турындагы килешүгә кул куелды. Шул елдан башлап арчалар ел да Шиханыга сәяхәт кыла, – диде ул.

Соңыннан район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән укып дога кылды, изге теләкләрен җиткерде. Егетләргә истә-лек бүләкләре тапшырылды. Үзешчәннәребез Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов яраткан җырларын башкардылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X