erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чын хуҗа көрәген дә майлап куя

Арбаны – кыш, чананы җәй әзерлә, ди халык мәкале. Яхшы хуҗа көрәген дә эшләр беткәч юып, майлап саклауга куя. Шулай эшләмәсә ул күгәреп, сабы череп сафтан чыгачак.

– Авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма коралларның күбесе елга бер-ике ай гына файдаланыла, калган вакытта тик тора, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. – Араларында кыймммәтлеләре дә бар, чистартылмаган, юньләп саклауга куелмаган техника ачык һавада тиз туза, эшләү срогы кыскара.

30-31 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын техника белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларындагы техниканың кышкы сакланышка куелуын һәм төзәтү эшләренең барышын тикшерде. Шулай ук комиссия эшендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә катнашты.

“Яңарыш” ширкәтендә эштән туктаган техниканы түбә астына кертеп урнаштырганнар. Бар да ялт итеп тора, салдырасы детальләр салдырылган, күтәртелергә тиешлесе күтәртелгән.

“Курса МТСы” ширкәтендә чәчкечләрне, культиваторларны төзәтәләр, газ кергән, җылы. “Киләсе елда мастерскойга да газ кертәбез, – ди хуҗалык рәисе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Запас частьларны без ел ахырында бәяләр күтәрелгәнче җитәрлек итеп алып куябыз”.

– “Северный” хуҗалыгында һәр елны бер яңалык күрәбез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Гатиятов. – Менә быел һәр комбайн астына плитәләр җәеп куйганнар. Биредә чын хуҗа, чын баш инженер барлыгы әллә каян күренеп тора.

Быел хуҗалыкта үзйөрешле техника, тагылма кораллар тиешле таләпләргә туры китереп куелган, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү яхшы оештырылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Таң” ширкәтендә дә соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр күп. Остаханәне төзекләндерделәр, быел яңа ашлык склады төзеделәр, техника яңарды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Яңа елга кадәр тагылма коралларны төзәтеп, әзерлек хәленә китерү бурычын куйды. Хәзер кайсы техникага нинди запас частьлар, нинди төзәтү кирәклеген ачыклау мөһим. Запас частьларны да арзанрак вакытта алып калырга кирәк, бигрәк тә чит илдә эшләгәннәрен.

Комиссия район хуҗалыкларында техниканың кышкы сакланышка куелышын, төзәтү эшләре барышын уңай бәяләде, шул ук вакытта кимчелекләрне дә күрсәтте.

Конкурста җиңүчеләр турында соңрак хәбәр итәрбез, аларга бүләкләр тапшыралачак.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X