erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

COVID-19 белән авыручылар белән  эшләүче медицина хезмәткәрләренең стажы ике тапкыр арттырып исәпләнәчәк

Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле  пациентларга  ярдәм күрсәтүче  медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә.

 

 

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен  ике  тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп  документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.  Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне  сорап мөрәҗәгать итүне  кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.

2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда  тулган очракта,  пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры  бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга,  2022 елда тулган очракта  дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус  ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X